Хезмәт белән җыр кушылганда: «Чәчер» хуҗалыгында агитбригада концертыннан безнең репортаж
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның агитбригада төркеме «Чәчер» хуҗалыгы игенчеләренә төшке ял концерты бүләк итте. Ленарис Шәңгәрәев, Алсу Булатова, Нәзлия Гобәева, Робсон Мусин, Айнур Гыйльманов Уръяды авылы янындагы басуда иң матур җырларын, күңелләрне җилкендерерлек сүз-шигырьләрен комбайнчыларга, ашлык ташучыларга, җир эшкәртүче механизаторларга, янгын сүндерүче шоферларга багышлады.
Агитбригада бу атнада Актаныш басуларына өченче тапкыр чыга. Әмма һәр чыгышка ныклап әзерләнеп киләләр.
Көләч йөзле, дәртле-дәрманлы җырчыларыбызга карап кыр батырларының күңелләре күтәрелә, арыганнары тарала. Төшке ашлары белән сыйланганда да телефоннарын кулларына алалар, бу матур мизгелләрне тагы да искә төшереп хозурланырга видеога төшерәләр.
59 ел дәвамында агитбригадаларда чыгыш ясаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин элегрәк концертларны озаклап, механизаторларны эштән туктатып куя торган идек, хәзер игенчеләрне төшке ял вакытында гына техникаларыннан төшереп була, ди.
Әйе, куәтле кыр корабларын иярләгән хезмәтчәннәр минутларын да заяга үткәрми, аяз көннәрнең кадерен белә. Концертка кадәр биш комбайн белән 167 гектарлы борчак басуында урып-җыюны тәмамлаганнар.
Уңыш та яхшы гына- 27 центнерны тәшкил итә. Әле "Чәчер" хуҗалыгының 160 гектар борчак, 300 гектар көзге бодай сугасы бар. 700 гектарлы язгы бодайның өлгереп җитүен көтәләр.
Игенчеләр артистларны хуплап кул да чаптылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Җыр белән хезмәт кушылган бүгенге көн якты хатирәләр генә калдырып алга таба дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев