Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Ихлас гамәл» Актанышта маскировка сеткалары үрүне кабат яңартты

Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен маскировка үрү эшләре кабат яңарды. Быелның март аенда биредә ветераннарның «Сәламәтлек» клубы әгъзалары япмалар яу кырына озаткан иде инде. Материаллар беткәч, эш тукталды. Матур җәй көнендә сеткалар үрү идеясе «Ихлас гамәл» оешмасы җитәкчесе Илина Арсланованыкы.

Илинаның улы Мансур махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган герой райондашыбыз. Мансурның сугышчан дусларының ата-аналары Илина ханым белән һәрвакыт элемтәдә. Мөслимнән баласын ут эченә озаткан бер ана Илинага тиз арада маскировка сеткасы үреп булмасмы, дип мөрәҗәгать итә. Блиндажларны капларга япмалар кирәк икән. Илина ханым районыбыз волонтерлары белән сөйләшеп бу эшне кабат торгызып җибәрде. 

Яңа Әлем авылында яшәүче волонтер Гөлчәчәк Фасикова һәм «Сәламәтлек» клубы җитәкчесе Зәмфирә Хафизова «Ихлас гамәл» оешмасы әгъзаларына челтәр үрү тәртибен өйрәтәләр, үзләре дә өмәдә катнашалар, башка райондашларыбызны да әлеге изге гамәлгә җәлеп итәләр.

Мөслим егетенә без үреп өлгерә алмадык, Азнакай районы Тымытык авылы «Пчелки» төркеме тиз арада өч маскировка челтәрен әзерләп җибәрде. Ә без акчалар җыеп Казаннан тасмалар кайтарттык. Балалар иҗат үзәгендә эшне башлап җибәрдек.  Максатыбыз – өчкә ун метрлы зурлыктагы ун ятьмә үреп әзерләп кую, -ди Илина.

Илина ханым Зәмфирә Зиннуровнага бик рәхмәтле, чөнки тиз арада өлкән хатын-кызларыбыз да бердәм булып өмәгә килгән. Эш нигездә иртәнге якта, 9:00-11:00 сәгатьләрдә бара, төшке аштан соң да кеше килсә, өмә оеша. Балалар иҗат үзәгенә алмаш аяк киемен алып килергә кирәк.

Сетканың төсләре төрлечә. Яшел сеткалар белән бергә Украина якларындагы иртә килүче көз төсендәге, алардагы көлсу туфрак төсендәге тасмалардан хәстәрләнәчәк. Материал сыйфатлы, ертылмый, тагын 50 килограмм авырлыктагы материалга заказ биргәннәр.  

Март аенда 7 метрга 12 метрлы дүрт сетка үрдек. Егетләр исән-имин, гаиләләренә тизрәк кайтсыннар иде, дип тели-тели эшләдек. Җәй көне булгангамы, хәзер эшләр сүлпәнрәк бара. Без бик тыныч яшибез, яу кырындагы сугышчыларны онытмыйк, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик. Өйдә эш бетми ул. Вакытыгыз, мөмкинлегегез булганнарны балалар иҗат үзәгенә изге эшкә чакырабыз,- ди Зәмфирә Зиннуровна.

Окоплар, блиндажлар, техникаларны дошман һөҗүменнән саклаучы япманы әзерләүдә мөслимә хатын-кызлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар да үз өлешен кертергә тырыша. 

Япма ясауның бер кыенлыгы да юк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар исән-имин кайтсыннар. Анда авыр икәнен беләбез. Безнең дә ярдәмебез барып җитсен, -ди «Ихлас гамәл»дән килгән 3 нче төркем инвалид Лилия Сәгыйдуллина.

Зилә Хәмәтнурова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев