Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Актаныш районындагы сайлаучыларның 94, 3 проценты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашкан

8 сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узды. Актаныш районындагы барлык сайлау яшендәге халыкның 94, 3 проценты кичәге мөһим вакыйгада үз тавышын биргән.

Актаныш районындагы сайлаучыларның 94, 3 проценты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашкан. Бу хакта безгә Актаныш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе  Ойгөл Мирзашәрипова әйтте. Әлеге сайлаучыларның 143-е сайлауларда беренче тапкыр катнашты. Яңа Әлем авылында яшәүче Гүзәл Ибраһимова  яшь сайлаучы буларак 639 нчы участокта тавыш биргәннән соң үз фикерләрен белдерде:

- Мин технология техникумында укыйм. Сайлауга әнием белән бергә килдем. Үземне хәзер зур кеше дип саныйм. Беренче тапкыр сайлавым белән мине комиссия әгъзалары да котлады, бүләк тапшырдылар. Республикабызның киләчәген хәл итүдә үз өлешемне керттем. Бу олы җаваплылык, -ди Гүзәл.  

Ләйсән Газизова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев