Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Киров сандугачлары туган як кырларында хезмәт куючы игенчеләргә концерт бүләк итте

Актанышта, туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре әле дәвам итә, кояшлы көннәрнең кадерен белеп уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми алга баралар. Киров авылы мәдәният йорты коллективы «Әнәк» агрофирмасының Киров бүлекчәсендә икмәк өчен көрәш алып баручы кыр батырларына, икмәкне амбарларга ташучы шоферларларга җырлы-моңлы концерт бүләк иттеләр.

Киров мәдәният йорты артистларының чыгышын комбайнчылар көтеп ала.

Күптән түгел генә сәнгать осталары «Әнәк» агрофирмасының Киров бүлекчәсендә икмәк өчен көрәш алып баручы кыр батырларын, икмәкне амбарларга ташучы шоферларларны төшке ял вакытында ял иттереп киткән иде инде. Менә тагын агитбригада төшке аш вакытына туры китереп җырлар аша игенчеләргә сәлам юллады.

«Әнәк» агрофирмасының баш агрономы Айзат Фәйзуллин белән бүлекчә җитәкчесе Филүс Гәрәев мәдәният хезмәткәрләренә алдагы эшчәнлеккә дәртләндереп көч-куәт биргән өчен рәхмәт әйттеләр. Киров мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Хуҗина агитбригада чыгышларының бу атнада да дәвам итәчәген әйтте, Олыимән бүлекчәсенә дә барып агитбригада чыгышын тәкъдим итәргә исәплибез, диде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев