Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Икмәк булса, Җыр да була — Икмәк илгә көч бирә!

Актаныш районында урып-җыю белән беррәттән көзге кыр эшләре дә бара. «Әнәк» агрофирмасынын Әтәс авылы басуында комбайнчыларыбыз язгы бодай суктыру белән мәшгуль. Бүген кыр батырларына Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары көндезге ял концерты тәкъдим итте.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары шул рәвешле "Әнәк" агрофирмасы хезмәтчәннәрен яңа уңышларга рухландырды.

Сентябрь аенда урып-җыю җиңелләрдән түгел, көннәр кыскара, төннәр озая, яңгыр яумаса да, мул итеп чык төшә. Сабан культураларының катлы-катлы өлгерүе эшне тагын да катлауландыра. шуңа да кармастан, игенчеләребез зарланмый. Аларның күңелләренә бетмәс-төкәнмәс рухи көчне басуларга кадәр килгән данлы, шөһрәтле Актаныш артистларының чыгышлары да өсти торгандыр. Әйе, нәкъ җырдагыча:

Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә. 

Фотоларны агитбригада концертыннан  Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты хезмәткәре Лилия Фәхруллина юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев