Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Быелгы сайлаулар гаилә әгъзаларының үзара бердәмлеген, кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыту мөмкинлегенә әйләнде

Быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда сайлау участокларында бер-берсен ярты сүздән аңлап, дустанә, мәхәббәтле мөнәсәбәтләрдә яшәүче парларны очрату аеруча куандырды.

Яңа Әлем авыл мәдәният йортында реконструкциядән соң ачылган 939 нчы сайлау участогы бу җәһәттән бердәмлек һәм гаилә кыйммәтләренең чын символына әверелде. Монда без буыннан-буынга күчә баручы традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклаучы авылдашларны күрдек.

 Шундый гаиләләрнең берсе-Яңа Әлем авылында яшәүче Вазил һәм Илүзә Нуримановлар. Аларның балалары Рамазан һәм Исламиянең мәхәббәт һәм үзара аңлашу атмосферасында үсәләр, бу  ныклы гаилә нигезе. 

Нуримановлар сайлауларга изге теләкләр һәм киләчәккә якты өметләр баглап белән килгән:  "Тынычлык урнашсын, сугышлар бетсен", - ди Илүзә Флүсовна, бүген җәмгыятебездә тынычлыкның мөһимлеген ассызыклап. Ул шулай ук үзенең күпьеллык тәрбияче булып эшләвен телгә алды һәм хезмәт шартларын яхшыртуга өмет белдерде: 

Дөньялар тынычлансын, сугышлар тәмамлансын. Озак еллар тәрбияче булып эшлим, хезмәт хакларын арттырсалар, эш шартларын яхшыртсалар дигән теләкләрем дә бар,-ди Илүзә Флүс кызы. 

Сайлаулар хакимият вәкилләрен сайлау чарасы гына түгел, ә гаилә әгъзаларының үзара бердәмлеген, кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге дә булып тора. Нәкъ менә шундый мизгелләр безгә гаилә һәм җәмгыятебездә бердәмлекнең никадәр мөһим булуын дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев