Актанышта 14 мартта булачак ифтар мәҗлесенә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин килә
Хөрмәтле райондашлар! Рамазан аеның кыл уртасын узып барабыз. Тоткан уразаларыбыз савапка булсын! Дин кардәшләребез Рамазан аеның бар рәхәтлекләрен татып калырга омтылып, коллектив ифтарлар үткәрәләр, аларга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә тарталар.
Дин кардәшләребез Рамазан аеның бар рәхәтлекләрен татып калырга омтылып, коллектив ифтарлар үткәрәләр, аларга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә тарталар. Изге эшләрдә бердәмлекне, оешканлыкны ныгыту максатыннан Актаныш районы мөхтәсибәте шулай ук төрле категория кешеләр, халыкның якланмаган катламы өчен дә авыз ачу мәҗлесләре үткәрде.
Ә 14 март көнне районкүләм ифтар мәҗлесен үткәрү планлаштырыла. 500 кешегә тәгаенләнгән вәгазьле, тирән эчтәлекле мәҗлес республиканың мөхтәрәм дин эшлеклеләре катнашында 16:30 сәгатьтә Актанышның «Батыр» спорт сараенда узачак.
Һәр елдагыча, ураза тотучы райондашларыбыз биредә җыелып вәгазь тыңлаячак, бергәләп авыз ачу һәм җәмәгать белән ахшам намазы уку булачак. Һәркем үз намазлыгын алып килсә яхшы булыр иде.
Быелгы ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.
Ифтарга баручыларга махсус автобус маршрутлары куелачак.
- 1 автобус: Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортыннан;
- 2 автобус: РТС бистәсендәге “Агыйдел” филармониясеннән;
- 3 автобус: 57 нче бистә мәчете яныннан китә. ("Лачын" боз сарае)
Ике рейс: 15:30 һәм 16:00 сәг. кузгалачаклар.
Барыгызны да чакырып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев