Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актаныш районы чаңгычылары — республикакүләм ярыш призёрлары арасында

Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры И.С. Утробин призларына республикакүләм чаңгы ярышлары узды. Актаныш районы командасы әлеге мәртәбәле ярышларда лаеклы чыгыш ясап, почётлы өченче урынны яулады.

Егетләр һәм кызлар арасында оештырылган бу бәйге Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан җыелган иң көчле яшь спортчыларны бергә туплады. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде — анда чаңгычыларның көч-куәте дә, ихтыяр ныклыгы һәм җиңүгә омтылышы да сыналды.

 

Командалар арасында шәһәрләр исәбендә призлы урыннар түбәндәгечә:
1 урын — Яр Чаллы шәһәре (1006 очко)
2 урын — Казан шәһәре (937 очко)
3 урын — Бөгелмә шәһәре (835 очко)

Ә Татарстан районнары арасында нәтиҗәләр болай:
1 урын — Сарман районы (702 очко)
2 урын — Балтач районы (675 очко)
3 урын — Актаныш районы (609 очко)

Актаныш районы командасы әлеге мәртәбәле ярышларда лаеклы чыгыш ясап, почётлы өченче урынны яулады. Спортчыларыбыз югары әзерлек дәрәҗәсен, көчле  һәм чын спорт характерларын күрсәтте.

Әлеге бәйге республикабызда иң көчле чаңгычыларны ачыклау белән генә чикләнмичә, ГТО комплексының популярлыгын арттыруга да зур өлеш кертә. Яшь спортчылар үз үрнәкләре белән сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген, физик камиллеккә омтылышларын күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев