Актанышның «Иман» командасы — Татарстан кубогы иясе!
Актаныш районы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе карамагындагы «Иман» футбол командасы зур уңышка иреште. Спортчыларыбыз 2011–2012 елгы үсмерләр арасында футзал буенча Татарстан Республикасы Футбол федерациясе Кубогын яулап, лаеклы рәвештә җиңүче булды.
Шулай ук 9–10 март көннәрендә Актаныштагы «Иман» спорт комплексында 2011–2012 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелеге (С дивизионы) узды. Әлеге ярышларда республикадан 8 команда катнашты.
Уеннар бик киеренке шартларда барды. Җиңү яулаган командалар белән танышыйк:
1 урын — Актаныш районының «ИМАН» ФК командасы
2 урын — Менделеевск командасы
3 урын — Болгар командасы
Актаныш егетләре ярышларда югары осталык, нык ихтыяр һәм чын команда рухы күрсәтеп, лаеклы рәвештә беренчелекне яуладылар.
Бу зур җиңү — яшь спортчыларның тырышлыгы, тренерларның һөнәри осталыгы һәм команданың бердәмлеге нәтиҗәсе.
Спортчыларыбызны әлеге матур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Афәрин, егетләр! Алга таба да зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев