11 февраль 2026 яңалыклары
-
Илфак Бариев балалар иминлеген тәэмин итү чараларына аерым игътибар юнәлтте
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы барышында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев балалар иминлеген көчәйтү мәсьәләсенә аерым тукталды.
-
Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Бүген Актаныш муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Киңәшмә барышында район юлларындагы аварияләр торышына анализ ясалды, аларны киметү һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар каралды.
-
Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле булды
15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Казанда тантаналы чаралар узачак.
-
Тугызынчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды
Бүген, 11 февральдә 9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәрелде. Бу барлык чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри сынау - аннан башка дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм имтиханнарны тапшыруга кертмәячәкләр.
-
Йөрәгегезне саклагыз: йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атнасы бара
9–15 февраль көннәрендә йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атнасы уза. Бу мөһим чор 14 февральдә билгеләп үтелә торган Йөрәк кимчелекләре турында халыкара хәбәрдарлык көне белән туры килә.
-
31 укучыбыз татар теле республика олимпиадасында җиңүче һәм призер булды
Актаныш районының 31 укучысы татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен оештырыган республика олимпиадасында җиңүче һәм призер булды.
-
Пучы мәктәбе укучылары хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрә
Пучы мәктәбе укучылары Актаныш районында гамәлгә ашырылучы патриотик проектларда актив катнашалар. Алар махсус хәрби операциядә илебезнең киләчәге өчен көрәшүче батырларга ярдәм күрсәтү максатыннан йөрәк җылысын кушып маскировка челтәрләре үрә.
-
Мәхкәмә ЮХИДИ кагыйдәләрен бозган райондашыбызга хөкем карары чыгарды
2025 елның 24 декабрендә гражданин Гәрәев Айнур Флүс улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
-
Актаныш районы прокуроры балигъ булмаганнар иминлеген тәэмин итү буенча ата-аналар алдында чыгыш ясады
Профилактик очрашу кысаларында Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов ата-аналар белән бүгенге шартларда балалар һәм яшүсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне тикшерде.
-
Укучыларыбыз- Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне республика олимпиадасында призерлар!
Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Актанышның 1 нче мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады!
-
Альфия Когогина: Решение о защите трудовых прав женщин с детьми до трех лет – продолжение работы о поддержке семей с детьми, которую Госдума ведет по поручению Президента
Госдума приняла в первом чтении законопроект, исключающий возможность установления испытательного срока для женщин с детьми до трех лет.
-
Актанышта узачак «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары календаре
12-14 февраль көннәрендә Актанышның «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары узачак. Дәрәҗәле турнирда 2009-2010 елда туган яшүсмерләр катнаша. 4 көн дәвамында Татарстанның Казан шәһәре, Актаныш, Менделеевск, Баулы, Апас, Нурлат, Саба, Алабуга районы командалары «Алтын алка» призына лаек булу өчен көрәшәчәк.