— Балалар һәм яшүсмерләр яшь үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә психологик яктан тулысынча формалашып бетмәгән, аларның традицион кыйммәтләр системасы әле үсеш һәм формалашу чорында гына. Моны явыз ниятле кешеләр үз мәнфәгатьләрендә файдалана, — дип ассызыклады Линар Фәндәс улы.
Актаныш районы прокуроры балигъ булмаганнар иминлеген тәэмин итү буенча ата-аналар алдында чыгыш ясады
Профилактик очрашу кысаларында Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов ата-аналар белән бүгенге шартларда балалар һәм яшүсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне тикшерде.
-
Интернет аша балигъ булмаганнарны җәлеп итү
Прокурор үз чыгышында катлаулы тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия Федерациясенә карата дус булмаган дәүләтләр һәм аларның махсус хезмәтләре тарафыннан деструктив эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтте. Иң куркынычы, әлеге эшчәнлек, балигъ булмаганнарга да юнәлтелә. Чөнки балаларның психик халәтләре ныгымаган әле:
Аның сүзләренә караганда, Telegram-каналлар, мессенджерлар һәм башка интернет-ресурслар аша Россия гражданнарын хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү очраклары күзәтелә. Яшүсмерләрне разведка һәм террорчылык юнәлешендәге гамәлләргә, шулай ук наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә тартырга омтылалар. Явыз ниятле затлар балаларның смартфоннардан һәм социаль челтәрләрдән актив эшли белүеннән оста файдалана.
Линар Ибраһимов ата-аналарны балаларының цифрлы мохиттагы тормышына аеруча игътибарлы булырга, аларның аралашу даирәсе һәм нинди контент белән кызыксынуын контрольдә тотарга кушты.
-
Наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итү куркынычы
Яшүсмерләрне наркотик матдәләр таратуга җәлеп итү аеруча борчу уята. Балигъ булмаганнарга җиңел акча вәгъдә итеп, законга каршы гамәлләр башкарырга тәкъдим итәләр — «закладка» ясаудан башлап төрле объектлар турында мәгълүмат җыюга кадәр.
Прокурор мондый җинаятьләрнең җитди җинаять җаваплылыгына китерүен һәм иректән мәхрүм итү рәвешендәге реаль җәза белән тәмамланырга мөмкин булуын ассызыклады.
-
Яшүсмерләр арасында буллинг һәм агрессия
Очрашуда буллинг — балаларны тышкы кыяфәте, милләтенә яисә башка үзенчәлекләренә карап кимсетү һәм эзәрлекләү проблемасына да аерым игътибар бирелде. Мондый күренешләр авыр психологик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин һәм өлкәннәрнең вакытында деструктив гамәлләргә юл куймавын таләп итә.
Шулай ук белем бирү учреждениеләрендә көч куллану очракларын кисәтү мәсьәләсе дә күтәрелде.
-
Мәктәпләрне террорчылыктан саклау
Прокурор районда белем бирү оешмаларының террорчылык актларыннан сакланышын тәэмин итү буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте. Әлеге эштә педагоглар, ата-аналар, шәхси сак хезмәтләре вәкилләре һәм хокук саклау органнары катнаша.
Шуның белән беррәттән, ул ата-аналарны балаларның тәртибенә, эмоциональ халәтенә һәм мәктәпкә алып барасы әйберләренә игътибарлы булырга чакырды.
-
Вакытында игътибар итү мөһим
Казан, Бөгелмә, Әлмәт кебек шәһрләрдә һәм республиканың башка районнарында тәҗрибә туплаган прокурор Линар Ибраһимов балигъ булмаганнарга кагылышлы җинаять эшләре буенча суд утырышларындагы аяныч хәлләрне дә искә алды. Ул ассызыклаганча, суд реаль иректән мәхрүм итү карары чыгарганнан соң хәлне үзгәртү мөмкин түгел, ә бу ата-аналар өчен зур сынауга әверелә. Мондый этапта хәлне төзәтү инде гаять кыен.
— Һәр ата-ана үз баласын иң яхшысы дип саный, һәм бу — табигый. Әмма педагоглар һәм белгечләр әйткән кисәтүләргә колак салу бик мөһим, — дип билгеләп үтте Линар Ибраһимов.
Очрашу ахырында прокурор бүгенге яшүсмерләр буынының акыллы, сәләтле һәм цифрлы технологияләрне яхшы үзләштерүен билгеләп үтте. Нәкъ менә шуңа күрә балалар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр кору, алар белән күбрәк аралашу һәм борчу тудыручы билгеләргә вакытында игътибар итү аеруча әһәмиятле.
Проблемалар туган очракта ата-аналарга балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләргә, мәктәп белгечләренә һәм психологларга мөрәҗәгать итү киңәш ителде.
Үсеп килүче буынның иминлеген һәм имин тормышын тәэмин итү — гаилә, мәктәп һәм хокук саклау органнарының уртак бурычы. Бердәм тырышлык белән генә бу максатка ирешеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев