Илфак Шамил улы мәктәп укучыларына юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады. Балалар юлга бары юл кичүенә килеп җитүче автомобиль юклыгына тулысынча инанганнан соң гына чыгарга тиеш. Илфак Шамил улы «инанганнан соң» дигән сүзләргә берничә тапкыр басым ясады, чөнки игътибарсызлыкның фаҗигале нәтиҗәләргә китерү ихтималы бик зур.
Кышкы чорда җәяүлеләр кичүләренең торышы да борчу тудыра. Юл кырыйларында җыелган кар аркасында күз күреме кими — бу хәл машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә хәвефне арттыра. Шуңа күрә территорияләрне вакытында кардан чистарту эшен көчәйтү бурычы куелды.
Мәктәп укучыларына өйләренә таралыр алдыннан көн саен юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен аңлату зарур: юл аша чыкканда туктарга, як-якка карарга һәм транспорт юклыгына тулысынча инангач кына юлны аркылы чыгарга кирәк. «Өй-мәктәп-өй» маршрутын да кабатлату мөһим.
Шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары катнашында профилактик эшчәнлекне активлаштыру, тематик акцияләр һәм чаралар үткәрү тәкъдим ителде. Балигъ булмаганнар тарафыннан кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, аларны теркәү белән генә чикләнмичә, аңлату эшләре алып бару сорала. Балалар юл кагыйдәләрен ни өчен төгәл үтәргә тиешлеген аңларга тиеш.
Тиздән кискен җылыту көтелә. Көннәр җылытса, юлларда бозлавык ясалачагы беркемгә дә сер түгел. Утырышта барлык машина йөртүчеләрне юлларда аеруча сак булырга чакырдылар. Бигрәк тә мәктәп автобуслары йөртүчеләренә җаваплылык зур. Мәгариф учреждениеләре директорларына йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген даими искәртеп тору тәкъдим ителде.
Моннан тыш, биналарның түбәләреннән карны чистарту мәсьәләсе дә күтәрелде. Җепшек көннәр башлану белән кар массасы авырая һәм кеше гомеренә, сәламәтлегенә җитди куркыныч туа. Фаҗигаләрне булдырмас өчен, түбәләрне чистарту эшләре вакытында башкарылырга тиеш.
Юлларда иминлек — ул уртак бурыч. Ул хакимият органнарына да, мәгариф учреждениеләренә дә, ата-аналарга да, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә дә кагыла.
Нет комментариев