Йөрәгегезне саклагыз: йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атнасы бара
9–15 февраль көннәрендә йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атнасы уза. Бу мөһим чор 14 февральдә билгеләп үтелә торган Йөрәк кимчелекләре турында халыкара хәбәрдарлык көне белән туры килә.
Йөрәк сәламәтлеге – тормышыбызның сыйфатын һәм гомер озынлыгын билгеләүче төп факторларның берсе. Аның торышы исә безнең көндәлек гадәтләргә бәйле: туклану рәвеше, физик активлык дәрәҗәсе, начар гадәтләр һәм стресс.
Йөрәкне саклау өчен бүгеннән ниләр эшләп була?
• Күбрәк хәрәкәт итегез. Көн саен 30 минут җәяү йөрү дә йөрәк мускулын ныгыта.
• Күрсәткечләрне контрольдә тотыгыз. Артериаль кан басымын даими үлчәгез, холестерин дәрәҗәсен тикшерегез.
• Дөрес тукланыгыз. Рацион нигезен яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле ярмалар һәм файдалы майлар тәшкил итсен.
• Начар гадәтләрдән баш тартыгыз. Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану – төп хәвеф факторларының берсе.
• Стрессны контрольдә тотыгыз. Акрын һәм тирән сулыш алу күнегүләре тынычланырга ярдәм итә.
• Диспансеризация үтегез. Даими медицина тикшерүләре авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Күңелсез билгеләрне игътибарсыз калдырмагыз: күкрәк турысында авырту, тын кысылу, кинәт хәлсезлек — тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртырга сәбәп.
Йөрәк турында кайгырту — ул бер көнлек чара түгел, ә көндәлек гадәт. Бу юнәлеш «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында да өстенлекле булып кала. Профилактик тикшерүгә язылу өчен, теркәлгән поликлиникага телефон аша яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша мөрәҗәгать итегез.
Йөрәгегезне саклагыз — сәламәтлек үз кулыгызда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев