Пучы мәктәбе укучылары хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрә
Пучы мәктәбе укучылары Актаныш районында гамәлгә ашырылучы патриотик проектларда актив катнашалар. Алар махсус хәрби операциядә илебезнең киләчәге өчен көрәшүче батырларга ярдәм күрсәтү максатыннан йөрәк җылысын кушып маскировка челтәрләре үрә.
Дәрес араларындагы тәнәфесне укучылар бушка уздырмый, «Яшь Гвардиячеләр» мәктәп хәрәкәте әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрә.
Яңарак кына укучылар икенче япманы үрүне төгәлләде. Сугыш кирәк-ярагын «Актаныш хәрәкәте» волонтёрларына тапшырдылар, волонтерлар исә маскировка челтәрләрен гуманитар ярдәм белән бергә ут эчендә Ватанны яклаучыларга озатачаклар.
Бу күмәк эш укучыларга хәрби хезмәттәге солдатларны кайгырту белән бергә, командада эшләргә өйрәнергә,
бердәм максат өчен үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев