11 декабрь 2025 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиев ТР Рәисе каршындагы Совет утырышында: Республиканың киләчәге якты
Татарстан узган үсеш юлы канәгатьләнү хисе тудыра. Проблемалар һәрвакыт булды һәм булачак, әмма безнең төбәк аларны җиңеп чыгарга сәләтле. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
-
Машинасының рулен эчкән кешегә тапшырган
2025 елның 3 декабрендә гражданка Шәрифуллина Алсу Риф кызына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
-
Татарстанлыларны мессенджерларда пәйда булган яңа мошенниклык схемасы турында кисәтәләр
Җинаятьчеләр гражданнарның шәхси мәгълүматларына ия булу өчен үзләрен Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре дип тәкъдим итә.
-
Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан
Декабрьнең беренче атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Актаныш сәүдә рәтләрендә кулланучылар һәм сатучылар өчен консультация үткәрелде
Кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдә булган законнарның асылын аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев .
-
ОСАГО: Татарстанда кайсы очракларда аны рәсмиләштерү мәҗбүри түгел
ОСАГО полисы — һәр автомобиль хуҗасы өчен төп документларның берсе. Әмма закон нигезендә кайбер очракларда аны алу таләп ителми.
-
Татар Ямалысы мәдәният йорты җитәкчесе «Чулман» әдәби укулары бәйгесендә җиңү яулады
Татар Ямалы мәдәният йорты җитәкчесе Нургалиева Айсылу Фирдинант кызы 2 нче Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары бәйгесендә җиңү яулады.
-
Махсус хәрби операциядәге батырларыбызга - халык даруханәсе
«Без бергә» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм җыю эшен дәвам итә. Бу игелекле гамәлдә районыбызның һәр авылы катнаша. Әле шушы көннәрдә фондка Кыр-Каентүбә авылы халкы чираттагы ярдәмен — җәрәхәт төзәтүче шифалы мазьлар ясап китерде.
-
Бүген Татарстанда 11 градуска кадәр салкын һәм кар явуы көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, кайбер районнарда буран фаразлана, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.
-
Татарстанның Балтач районында котыру авыруы буенча карантин кертелде
Татарстанның Балтач районында котыру авыруы буенча карантин кертелде. Тиешле указга ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.