Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Актаныш сәүдә рәтләрендә кулланучылар һәм сатучылар өчен консультация үткәрелде

Кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдә булган законнарның асылын аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев .

Очрашуда катнашучыларга сатып алучыларның төп хокуклары аңлатылды, авыл халкы үзе җитештергән товарларны сатканда  сатып алучы белән сатучы арасында килеп туарга мөмкин булган аңлашылмаучылыклар турында фикер алышынды, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» мәгълүмати порталының мөмкинлекләре белән таныштырылды, барлык катнашучыларга буклетлар һәм «Вестник Татарстана» газетасы таратылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев