Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Машинасының рулен эчкән кешегә тапшырган

2025 елның 3 декабрендә гражданка Шәрифуллина Алсу Риф кызына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән А. Р. Шәрифуллина административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде. 

12.8 маддәнең 2 өлеше (КоАП РФ) – Россия Федерациясе Җәмәгать административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше транспорт чарасын алкоголь яки наркотик йогынтысы астында булган кешегә тапшырган өчен җаваплылыкны карый.

Әлеге маддә нигезендә җәза турыдан-туры машина йөртүчегә түгел, ә аңа машинаны тапшырган затка карата гамәлгә ашырыла.. Бу исә җәмәгать иминлеген саклау, юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев