Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Махсус хәрби операциядәге батырларыбызга - халык даруханәсе

«Без бергә» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм җыю эшен дәвам итә. Бу игелекле гамәлдә районыбызның һәр авылы катнаша. Әле шушы көннәрдә фондка Кыр-Каентүбә авылы халкы чираттагы ярдәмен — җәрәхәт төзәтүче шифалы мазьлар ясап китерде.

Фонд волонтёрлары «Кыркаентүбәлеләргә зур рәхмәт! Егетләребез өчен яра төзәтүче мазь әзерләделәр» дип рәхмәт сүзләрен белдерде.
 
Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга гуманитар ярдәм оештыруда авыл клубы мөдире Рания Шәвәлиева башлап йөри.
 
Ул авылдашларын гаскәриләргә ярдәм итәргә чакыра, кечкенә генә авыл клубында солдатларга оекбаш та бәйлиләр, окоп шәмнәре дә ясыйлар, коры ашлар өчен токмач та кисәләр. Бу игелекле традиция махсус хәрби операция башланганнан бирле дәвам итә. Ә Кыр-Каентүбәдә шифалы мазьны быел инде икенче тапкыр ясыйлар: беренчесен — 16 майда, икенчесен — 9 декабрьдә өмә белән җыелып кайнаттылар.

Борынгыдан килгән шифалы рецепт

Мазьнең рецепты бик гади, ләкин бик файдалы.

  • Кайнап торган рафинадланмаган сыек үсемлек маена ваклап туралган суган салына.

  • Суган йомшаргач, аны алып куялар.

  • Ә майга балавыз өстәп эрегәнче болгаталар.

  • Әзер составны суынганчы кечкенә савытларга салалар.

Шулай итеп табигый, зарарсыз, бик кирәкле дәвалаучы мазь барлыкка килә.

«Бер литр майга ун суган кирәк. Бу юлы без алты литр май кулландык, якынча бер килограмм балавыз тоттык», — дип сөйли Рания ханым.

Бердәмлек көч бирә

Мазь ясауда Илсөяр Гильфанова, Раил Зарипов, Рәдиc Зарипов һәм Равил Каюмов катнашты. Аларның кул җылысы белән ясалган бу шифалы майлар — гади мазь генә түгел. Ул — Актаныш районы халкының солдатларга юллаган күңел җылысы, кайгыртуы, җиңүгә рухландыруы да.

«Без бергә» фонды районыбызның һәр игелекле кешеcенә рәхмәт белдерә. Һәр ярдәм — ул безнең батырларыбызга көч, өмет һәм ышаныч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев