Татар Ямалысы мәдәният йорты җитәкчесе «Чулман» әдәби укулары бәйгесендә җиңү яулады
Татар Ямалы мәдәният йорты җитәкчесе Нургалиева Айсылу Фирдинант кызы 2 нче Республикакүләм «Чулман» әдәби укулары бәйгесендә җиңү яулады.
"Чулман" әдәби укулары бәйгесе узган ел якташыбыз, Татар Ямалы авылының данлы кызы - шагыйрә, язучы, профессор Дибәҗә Каюм кызы Каюмованың 90 еллыгына багышланды һәм Алабуга шәһәрендә 1 нче тапкыр уздырылды. Быел да традицияне өзмичә, конкурсны дәвам иттеләр.
Иҗади бәйгеләрне бик яратам мин. Күңелемә кечкенәдән үк туган телемдә сөйләшү, шигырьләр язу сеңгән. Дибәҗә апаның иҗатын бик яратам. Узган елгы конкурста 3 нче урынны яулаган булсам, быел исә жюри эшемне бик югары бәяләде. Киләчәктә дә шушы иҗади юлымнан тайпылмыйча, алга барырга иде. Аллаһыбыз бары исәнлек, сәламәтлек, иминлек бирсен! - дип Айсылу Фирдинант кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев