12 август 2025 яңалыклары
-
Актаныш районы хастаханәсендә гражданнарны полиция каршы ала
Актаныш районы үзәк хастаханәсенә килгән авыруларны хәзер медиина персоналы гына түгел, ә гражданнарны кисәтүче полиция вәкиле дә каршы ала.
-
Гражданнарны яклау идарәсе Актанышта көчле яңгыр явачагы турында кисәтте
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Актаныш районы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр булырга мөмкин икәнлеге турында хәбәр килде.
-
Бездә көч, бездә дәрт, хәрәкәттә-бәрәкәт: Тимур Сөләйманов Актанышның «Алдынгылар хәрәкәте» лагерь агымы белән танышты
Бүген Актаныш районында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советының эшчәнлеге һәм эш нәтиҗәләре белән танышты. «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымы нәкъ тә районыбызның «Алдынгылар хәрәкәте» лидерларын туплаган, исеме дә шулай дип атала. Татарстандагы йөз «Алдынгылар хәрәкәте» лагереның берсе ул.
-
Ижади десант – Актанышта
“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе елдан - ел иҗат офыкларын киңәйтә. Соңгы вакытта Чаллы һәм Алабуга, Минзәлә һәм Чирмешәндә каләмдәш дуслар белән очрашулар узды, үзебезнең районда хәтта “Әдәби сабантуй” үткәрдек. Җырларда макталган Актаныш төбәгенә 2 нче августта Рәсәй һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Фәрит Вагыйзов белән очрашуга чакыру алгач, “Кама таңнарының” вәкилләре дәртләнеп ерак юлга кузгалдылар...
-
Куян авылында урам бәйрәме шатлык хисләре һәм күңел җылысы бүләк итте
Куян авылында Урам бәйрәме узды, анда төрле буын авылдашлар очрашты. Озак күрешмәгән күршеләр һәм дуслар хисләрен тыеп кала алмады, кечкенәдән бергә уйнап-үскән якыннар кочаклашып күреште, яңалыклар һәм истәлекләр белән уртаклаштылар.
-
Актанышка Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актаныш районына эш сәфәре белән килде.
-
Файдалы җәй - кирәкле очрашу: Яңа Әлемдә мөһим чара узды
Яңа Әлем авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Файдалы җәй - кирәкле очрашу» темасы астында яшьләрне берләштерүче «Алдынгылар хәрәкәте», «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Игелек үзәге», Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе белән берлектә бик матур,файдалы чара узды.
-
Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде
БПЛА һөҗүме куркынычы Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада игълан ителгән. Халыкны ышык урыннарга төшәргә сорыйлар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
-
Актаныш районындагы бөртекле культураларның 36 проценты суктырып алынды (хуҗалыкларның эш күрсәткечләре)
Яңгырлы, дымлы һава торышы игенчеләргә урып-җыю эшләрен башкарырга комачауласа да, район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә.