Куян авылында урам бәйрәме шатлык хисләре һәм күңел җылысы бүләк итте
Куян авылында Урам бәйрәме узды, анда төрле буын авылдашлар очрашты. Озак күрешмәгән күршеләр һәм дуслар хисләрен тыеп кала алмады, кечкенәдән бергә уйнап-үскән якыннар кочаклашып күреште, яңалыклар һәм истәлекләр белән уртаклаштылар.
Яшьлек һәм туган авыл турындагы җырларын җырлап бәйрәм кунаклары күңелле итеп урам буйлап йөрделәр, гармуннарның дәртле көйләренә рәхәтләнеп биеделәр.
Чара күңелле чәй эчү белән тәмамланды: кунакларны өйдә пешкән тәмле ризыклар, карлыган һәм мәтрүшкә үләне кушылган хуш исле самовар чәе белән сыйладылар.
"Бер күрешү – бер гомер", – ди халык әйтеме. Мондый очрашулар хәтердә мәңгегә кала, шатлык хисләре һәм күңел җылысы гына бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев