Ижади десант – Актанышта
“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе елдан - ел иҗат офыкларын киңәйтә. Соңгы вакытта Чаллы һәм Алабуга, Минзәлә һәм Чирмешәндә каләмдәш дуслар белән очрашулар узды, үзебезнең районда хәтта “Әдәби сабантуй” үткәрдек. Җырларда макталган Актаныш төбәгенә 2 нче августта Рәсәй һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Фәрит Вагыйзов белән очрашуга чакыру алгач, “Кама таңнарының” вәкилләре дәртләнеп ерак юлга кузгалдылар...
Актаныш районы үзәгендә безне “Туган як” музее хезмәткәрләре җылы каршы алдылар. Әлбәтта, Актанышка, туган якка багышланган матур җыр белән. Музей директоры килгән кунакларны тәбрикләп, сүзне Фәрит Вагыйзовка бирде. Өч китап авторы, уннан артык әдәби җыентык автордашы, күп документаль альманахлар мөхәррире үзенең иҗат юлын ничек башлануы турында тәсфилләп сөйләде:
-
Туган авылым Такталачык табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан: бөдрә таллы Агыйдел буйлары, болын-урманнары, күлләре-чишмәләре... Шул сихри-серле туган як гүзәллегенә балачактан гашыйк булу кулга каләм алуга сәбәпче булгандыр. Беренче мәкаләм 16 яшьтә “Игенче даны” дип аталган район газетасында дөнья күрде...
Фәрит аганың беренче китабы биш меңлек тираж белән 1998 нче елны Түбән Камада басылып чыга. “Шин” берләшмәсенә багышланган документаль очеркларда ул чакта 15 меңнән артык кеше эшләгән шәһәребезнең зур промышленность предприятиесе тарихын тирәнтен яктырта, хезмәт батырлыгын тасвирлый. Бер генә факт: бу китап бүген шәһәр музеенда нефтехимия үсешенә багышланган бүлектә экспонатлар арасында саклана. Ә күп укучыларны иң беренче чиратта үзгә булган “Күпер колагы кыйссалары” (Казан, 2022) исеме белән җәлеп иткән икенче китабы туган якка чиксез мәхәббәтен чагылдырган. Шул ук тема Ф.Вагыйзовның әле узган ел гына дөнья күргән “Агыйдел суы алкын...” исемле яңа китабында дәвам итә. Туган авылының топонимик атамалар тарихын ныклап өйрәнеп, автор үз хикәяләрендә аларны бик уңышлы файдалана. Бу басмада публицистика һәм рецензия жанрына керүче күп мәкаләләр дә урнашкан.
Тәнкыйть материаллары Фәрит Вагыйзовның соңгы вакытта әдәби журналларда да еш чыга башлады. Сыйныфташы, китапханәче Мәүҗидә Минһаҗева “Мәйдан” (№7) журналында басылган“Фильм.Фильм!Фильм...” телерецензиясенә югары бәя бирде. Тагы ике сыйныфташы, Фәридә Шәрәфетдинова һәм Вәрис Исмәгыйловлар, бергә укыган мәктәп елларын искә алдылар. Очрашуга шулай ук ветеран укытучылар чакырылган иде. Рәйсәлә апа һәм Нургаян абыйлар Такталачык мәктәбенең шушы сыйныф укучыларының бик көчле, бик дус, тырыш булганнарын әйтеп уздылар.
Очрашуга “Кама таңнары”ннан шәхсән үзем белән 7 әгъза кайткан иде. Нурулла Гаптуллин каләмдәше Ф. Вагыйзов белән бергә шин заводында эшләгән чорлар турында, шулай ук Татарстан журналистлар берлегенә бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Рузил Фазлыев ( Актаныш районы Тыңламас авылыннан) якташын “көчле журналист» дип атап, иҗатына югары бәя бирде. “Кама таңнары”нда музей эшләре буенча җаваплы Әлфия Сибгатуллина кичәнең төп герое тарихны яратуы, 11 нче мәктәптә зур музей оештырып яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлеше турында сөйләде. Шагыйрәләр Рәмзия Вәлиева (Актаныш районы Илчебай авылы) һәм Фәнүзә Сабирова (Кызыл Чапчак) үз шигырләрен укып, каләмдәшләренә ихлас теләкләрен белдерделәр.
Әлбәттә, очрашуның иң күңелле мизгелләре Такталачыкка сәяхәт белән бәйледер. Безне Такталачык авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин чәк-чәк һәм күчтәнәчләр белән каршы алды. Үзәк урамда урнашкан халык шагыйре Гамил Афзал истәлегенә урнаштырылган обелиск, аның туган ихатасы урнашкан җир, башка истәлекле урыннар белән таныштык. Яшь җитәкче булса да, Илнур Хуҗин авылның киләчәге өчен бик тырышып көч куя икән. Такталачыкның данын бар илгә таныткан якташы Гамил Афзалга яңа, зуррак һәйкәл куе теләге белән янып йөри икән ул. Киләсе язда мәхшүр шагыйрьгә 105 ел тулачак икән...
Такталачыкларның кунакчыллыгына без тагы Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиев ларның гаилә кафесына кергәч инандык. Гап-гади бүрәнә башларын кисеп, стеналарны бизәп, нәкъ авыл өе мохиты тудырганнар... Үзе дә элек “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы булган Гүзәл бик зур сый-хөрмәт күрсәтте безгә. Сәяхәтебез Агыйдел буенда урнашкан Әҗәкүл авылында тәмамаланды. Катерда кыска экскурсия вакытында без бу шулай ук данлыклы авыл тарихы белән таныштык. Язмамны тәмамлап, тагы бер кат Фәритнең классташы Мәүҗидә Минһаҗевага, якташы Рәмзия Вәлиевага, Такталачыкның уңган егет-кызларына чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә!
Рәсимә Нәбиуллина, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев