Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Актанышка Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актаныш районына эш сәфәре белән килде.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актаныш районына эш сәфәре белән килде.

Тимур Җәүдәт улы иң элек Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты. Сөйләшүдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, «Алдынгылар хәрәкәтенең» Актаныш районы җитәкчесе Рәмис Хәсәнов катнашты.

Хәзерге вакытта Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәтенең» башлангыч оешма җитәкчеләре белән аралаша. 

Эшлекле кунакның Актаныштагы сәфәре көн тәртибенә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында балалар бакчасы методистлары белән очрашу кергән. «Бүләк» ял-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар да «Алдынгылар хәрәкәте» лидеры белән әңгәмә корачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев