Файдалы җәй - кирәкле очрашу: Яңа Әлемдә мөһим чара узды
Яңа Әлем авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Файдалы җәй - кирәкле очрашу» темасы астында яшьләрне берләштерүче «Алдынгылар хәрәкәте», «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Игелек үзәге», Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе белән берлектә бик матур,файдалы чара узды.
Балалар кагыйдәләрне искә төшерделәр,өстәл уеннары аша белемнәрен, хәрәкәтле уеннар аша сәламәтлекларен ныгыттылар, бергәләп флэшмоб биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев