Бездә көч, бездә дәрт, хәрәкәттә-бәрәкәт: Тимур Сөләйманов Актанышның «Алдынгылар хәрәкәте» лагерь агымы белән танышты
Бүген Актаныш районында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советының эшчәнлеге һәм эш нәтиҗәләре белән танышты. «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымы нәкъ тә районыбызның «Алдынгылар хәрәкәте» лидерларын туплаган, исеме дә шулай дип атала. Татарстандагы йөз «Алдынгылар хәрәкәте» лагереның берсе ул.
«Алдынгылар хәрәкәте»нә өч ел. Хәрәкәт әле бик яшь, аны күпләр пионериягә алмаш итеп кабул итсәләр дә, эшчәнлеге белән аннан күпкә аерылып тора.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улының Актаныш районына килүенең төп максаты- балаларның тормышын тагы да тирәнрәк аңлау, алар белән аралашу, планнары белән танышу, фикер алышу. «Алдынгылар хәрәкәте»нең лидеры Актаныш балаларының активлыгын билгеләп үтте.
Хәрәкәт остазлардан башка яши алмый - уңышка балалар, педагоглар, ата-аналар һәм кураторлар бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.
«Алдынгылар хәрәкәте» озак вакытлы тәрбияне күздә тота: 5-6 нчы сыйныфларда хәрәкәт эшчәнлеге белән балалар бакчасыннан ук таныш укучы чын алдынгы булачак.
Татарстанда йөздән артык «Алдынгылар хәрәкәте» сменасы эшли, шуларның берсе – «Бүләк» лагеренда. Яңа уку елында хәрәкәт тагы да активлашачак. Актаныш районында хәрәкәткә яңа куратор Рәмис Хәсәнов билгеләнгәч, аңа зур өметләр баглыйлар.
Хәрәкәт нәтиҗәләре дөрес юнәлеш белән барсак, 10-15 елдан соң күренәчәк. Бүгенге балалар киләчәктә остаз һәм укытучы булып «Алдынгылар хәрәкәте»нә кайтканда, тагы да нәтиҗәле булачак.
Соңгы 30 елда барлык балаларны берләштерә торган оешма булмады. Мондый инициативаны өлкән буын аеруча көтеп алды.
Балаларны хәрәкәттә тамашачылар түгел, ә актив катнашучылар итеп тәрбиялибез. Татарстан җитәкчелеге һәм район башлыкларыннан ярдәм бик зур. Активлык җирле җитәкчеләргә бәйле - кайбер мәктәпләр активлыклары белән аерылып тора. Безгә сан түгел, ә эшнең сыйфаты кирәк. Бу хакта миңа рәисебез Рөстәм Миңнахнов та гел әйтеп тора. Без һәр баланың- шаянмы, шукмы, активмы, пассивмы, сәләтен бердәй ачарга тиеш,-ди Тимур Сөләйманов.
- 2023 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, Алдынгылар хәрәкәте яңа Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыру турында карар кабул ителде. Алдынгылар хәрәкәтенең күзәтү советын илебез Президенты Владимир Путин җитәкли.
- Хәрәкәтнең миссиясе — балаларны, яшьләрне, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын, мәктәп һәм урта махсус уку йорты укытучыларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен берләштерү. Хәрәкәтнең төп принцибы оешканлыкта: балалар һәм яшүсмерләр проектларны үзләре уйлап таба һәм гамәлгә ашыра, ә өлкән остазлар аларга юнәлеш бирә, ярдәм итә, киңәшләрен җиткерә.
- Хәрәкәтнең бөтен эшчәнлеге рухи-әхлакый кыйммәтләргә: ныклы гаилә, тормыш һәм намус, дуслык, үзара ярдәмләшү һәм ихтирам, игелек һәм гаделлек, халыклар бердәмлегенә нигезләнә.
Россиядә бу хәрәкәт «Движение Первых» дип аталса, Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» дип атала. Хәрәкәтнең федераль стандартларны тулыландыра торган үз җырлары һәм символикасы бар. Россия буенча 12 юнәлеш, ә Татарстанда 13 юнәлешне үз эченә ала. Соңгысы – Туган телләр юнәлеше. Бу туган тел аша патриотик тәрбия, кече Ватанга һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү.
Хәрәкәтнең Татарстандагы девизы: "Бездә көч, бездә дәрт, хәрәкәттә-бәрәкәт!»
«Алдынгылар хәрәкәте " пионериянең заманча альтернативасы буларак позицияләнә, ләкин остазлыкка, озак вакытлы үсешкә һәм балаларны реаль эшчәнлеккә җәлеп итүгә басым ясала. Уңыш системалы эшләүгә, хакимиятнең ярдәменә һәм катнашучыларның чын күңелдән кызыксынуына бәйле.
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев