Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Тиздән ярдәм олаулары юлга кузгала: берсе- Мәскәүгә, икенчесе- МХОгә

Бүген- иртәгә «Без- бергә» волонтерлар хәрәкәте тарафдарлары ике юнәлешкә олы юлга чыгарга әзерләнә. Беренчесе, алдан инде берничә тапкыр хәбәр иткәнчә, Мәскәүгә, Н. Н. Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәваланучы яралы солдатларга Яңа ел күчтәнәче, икенчесе- махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтергә.

 Бу колачлы волонтерлык эшенә Актаныш районында яшәүче һәркем соңгы вакытта зур активлык белән кушылды.

Олысы да, кечесе дә үзебезнең махсус хәрби операциядәге егетләребезнең батырлыгы белән горурлана, аларны тагы да яңа җиңүләргә рухландырырга теләп ярдәм кулы суза.   

Мәсәлән, Татар Суыксуы авылында яшәүче өлкән яшьтәге апалар китапханәдә «Җылы куллар» түгәрәгендә бик күп итеп йон оеклар бәйлиләр. Көннәр салкын булу сәбәпле кайберләре китапханәгә килә алмаган, кул эшләре белән өйләрендә шөгыльләнә. Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина ул апаларга йон җепләр кайтартып, өйләренә илтеп бирдек, ди.

 Китапханәгә йөрүчеләр махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен окоп шәмнәре  ясаган. Парафинны «Без-бергә!» район волонтерлары спонсорлар ярдәме белән сатып алганнар. Консерв банкаларын исә Татар Суыксуы мәктәбе укучылары алып килгән. Китапханәче Ленара Галимова белән авылның оста куллы, мәрхәмәтле хатын-кызлары гомуми көч белән 150 данә окоп шәме ясаган. Аңа кадәр инде Мари Суыксуында яшәүчеләр 500 данә шәм ясап Актанышка гуманитар ярдәм җыю пунктына китергән булган.

Мари Суыксуында җәен маскировка сеткаларын үрү эше оештырылган иде, өч данә сетканы инде махсус хәрби операциягә озатканнар, хәзер бу эшне яңартып җибәрәчәкләр.

Моннан тыш клубта һәм авыл Советы бинасында Татар Суыксуы, Мари Суыксуы һәм Карт авылы халкы тарафыннан солдатларга эш перчаткалары, кием-салым, простыня, бозылмый торган тәм-том һәм башка төрле гуманитар ярдәм тупланган.

Җирлек халкы акчалата ярдәм белән дә булыша, 11 мең сум акчаны махсус счетка күчергәннәр.  

Менә шулай райондагы һәр җирлек Актаныштагы гуманитар ярдәм  пунктына  Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек җиңүне якынайтырга омтылып үзеннән зур өлеш кертә. Иске Әлем авылыннан Ленар Мохамов, мәсәлән, үз куллары белән калай мич ясаган.

Калай мич белән егетләребез землянкаларны җылыталар, юеш киемнәрне киптерәләр, хәтта ашарга әзерлиләр. Ел башында мондый буржуйкалар белән якташларыбызны "Актаныш" агрофирмасы егетләре тәэмин иткән иде. 

Волонтер Гөлинә Иделбаева махсус хәрби операциядәге егетләребезнең һәрберсенә барып җитәргә телибез, ди. Бүгенге хәрби вәзгыятьтә зур йөк машиналары белән кайнар нокталарга үтеп керү куркыныч, шуңа җиңел автомобильләргә прицеп тагып бу атна ахырында юлга кузгалырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев