Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш кызына паспорт тапшырды

Бүген, 12 декабрь, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 14 яше тулган Татарстан укучыларына паспортлар тапшырды. Алар арасында Актаныш районыннан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Нәзилә Җәмилева да бар иде. Нәзилә тантаналы чарада әнисе Розалия белән катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. «Мин – Россия гражданы» традицион тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланды, нәкъ бүген илнең төп законы булган конституциягә 30 ел тулды. 

Тантаналы чарага республиканың төрле муниципаль районнарыннан югары нәтиҗәләр күрсәткән 20 укучы- олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар чакырылган иде.

"Россия Федерациясе гражданы паспорты белән сез яңа аңлы тормышка керәсез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, – сезгә хәзер граждан буларак аерым таләпләр куела, сезнең бурычларыгыз барлыкка килә, әмма шул ук вакытта хокукларыгыз да барлыгын онытмагыз!"

Фәрит Мөхәммәтшин илнең Төп законының 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык референдумында кабул ителүен искәртте.

Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисадый үсеше, Татарстанның күп векторлы икътисады, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән милли проектларга һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда яшьләрнең иң амбициоз проектларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. «Сез белемле, тәрбияле, актив һәм инициативалы булып үсүегезне, өлкән буынның өлкән буыннан кече буынга» эстафетаны» тулы ышаныч белән тапшыруын телисез", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев