Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Россия Конституциясе көнендә Актаныш районы «Алдынгылар хәрәкәте»нең I конференциясе узды

Бүген Россия Конституциясе көнендә балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый -дәүләт хәрәкәтенең «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе конференциясе узды.

Конференция эшендә районыбыз башлыгы Ленар Закиров катнашты. Конференция делегатларын сәламләп Ленар Рафак улы үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде:

- "Алдынгылар хәрәкәте" балаларыбызны дөньяны, илебезне яратырга, тарихыбызны белергә, искиткеч зур тизлектә үзгәрә барган тормышта үз урыныңны табарга өйрәтә торган хәрәкәт. Элек октябрят, пионерия, комсомол баскычларын үткән балалар дөрес тәрбия алдылар. Әлеге оешмалар белән дәүләт идарә итсә, "Алдынгылар хәрәкәте" исә балаларның инициативасы белән үсә. Бу эшчәнлектә уңышлар телим,-диде ул.  

"Алдынгылар хәрәкәте"нең Актаныш районы җирле бүлекчәсе Советы Рәисе Айгиз Мәгъдәнов хәрәкәт эшчәнлеге белән таныштырды. Республикада беренчел бүлекчәләрнең гомуми саны 1351 клубны тәшкил итә. Райондагы 16 мәктәп һәм технология техникумы, балаларга өстәмә белем бирү учреждениесендә 389 укучы "Алдынгылар хәрәкәте" әгъзасы. Республикада бу сан 41087. 

Татарстан Республикасы Россиядә хәрәәктне оештыруда пилот төбәк булып булып тора. Әлеге хәрәкәткә балаларны балалар бакчасыннан ук  тарту төп бурычларның берсе. 

Район "Алдынгылар Советы" рәисе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Искәндәр Зәйдуллин да конференциядә чыгыш ясады, башкарылган эшләргә хисап тотты.

Конференция эшендә "Алдынгылар хәрәкәте"нә ата-аналарны да җәлеп итү тәкъдимен җиткерделәр.  Шулай ук 26 декабрьдә Казанда булачак төбәк бүлеге конференциясендә катнашачак делегатлар сайладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев