Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Безнең туган яклар ямьле, Челләсе бар, кырлачы!

Актанышта кырлач салкыннары дәвам итә. Бүген районыбызда - 27*, ә тоемлау буенча ул 35 градус салкынга тиң икән.

 

Тиздән акрынлап сындыра, алдагы көннәргә синоптиклар -17, -15, -14 градус суыкны фаразлый.

 

Райондашыбыз Язилә Галләмова кырлачлы, челләле туган ягыбызга мәхәббәтен әлеге шигыре аша белдерә. Нинди генә һава торышы булмасын, иң рәхәте үзебез тувп-үскән якта шул!

 

КЫРЛАЧЫ, ЧЕЛЛӘЛӘРЕ *

 

Безнең туган яклар ямьле,

Челләсе бар, кырлачы.

Туган җирне әнкәй сыман

Олыласы, зурласы. 

 

Ух, ух кырлач салкыннары,

Әх челлә кызулары!

Кырлач дими, челлә дими,

Гомернең узулары... 

 

Язмыш ташласа читләргә,

Күңелдә — туган яклар,

Кырлачлы да, челләле дә,

Әнкәйле матур чаклар. 

 

Туар җирне сайлап булмый,

Була яратып кына.

Газиз җир өчен һәрвакыт

Яшик җан атып кына... 

#ЯзиләГалләмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев