13 июль 2026 яңалыклары
-
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында зур әдәби бәйрәм узды
Актаныш үзәк балалар китапханәсе «Татарстанда җәй» проекты кысаларында китап укучы гаиләләрне һәм мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны берләштергән әдәби-интеллектуаль бәйрәм үткәрде. Катнашучылар биш иҗади тукталышта белемнәрен сынады, бергәләп уеннар уйнады һәм китап укуның гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы әһәмиятен тагын бер кат раслады.
-
Кызыл болын клеверы
Бу үсемлекнең кешегә дәвалау тәэсире күптәннән өйрәнелгән, шуңа күрә ул халык медицинасында кайбер чирләрне дәвалау өчен нәтиҗәле чара буларак киң кулланыла.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртте
Татарстанда (шул исәптән Казанда) 14 июльгә каршы төндә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә яңгыр, яшен, боз, кыска вакытлы җил көчәюе көтелә.
-
Актаныш егете — ат чабышы җиңүчесе
Актаныш егете Денис Ахияров V Чуаш халык бәйрәме «Уяв» кысаларында узган ат чабышында беренче урынны яулады.
-
Бал: тәмле дә, файдалы да
Ул тәмле генә түгел, файдалы үзлекләргә дә бай.
-
Мәтрүшкәне кемнәргә бик сак кулланырга?
Мәтрүшкә – биеклеге 30-80 сантиметр булган, урман кырыйларында, тау битләрендә үскән күп еллык үсемлек. Күптәннән дару үләне итеп тә файдаланыла, чәйгә дә салып эчкәннәр. Мәтрүшкә ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла, шулай ук сөт төшүне көчәйтә һәм башка очракларда ярдәм итә. Тик түбән кан басымыннан интегүче кешеләргә, авырлы хатын-кызларга бу үлән белән бик сак булырга кирәк.
-
Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 5881 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Сорау - җавап!
«Кибеттә салкын камера сатып алдым, ул бер ел да хезмәт итмичә, ватылды. Ремонт ясату турында сатучыга мөрәҗәгать иттек, алып килегез, диделәр. Гарантия ремонтын үткәрү һәм кире кайтару өчен суыткычны сервис үзәгенә кем китерергә тиеш?» Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Кайнар линия»сенә бер кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте.
-
13 июль – Халыкара башваткыч көне
13 июльдә бөтен дөньяда Халыкара башваткыч көне билгеләп үтелә. Бу дата дөньяга танылган «Рубик кубигы»н уйлап тапкан архитектор һәм дизайнер Эрнё Рубикның туган көне уңаеннан үткәрелә.
-
Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
13 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана.