«Татарстанда җәй» проекты кысаларында зур әдәби бәйрәм узды
Актаныш үзәк балалар китапханәсе «Татарстанда җәй» проекты кысаларында китап укучы гаиләләрне һәм мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны берләштергән әдәби-интеллектуаль бәйрәм үткәрде. Катнашучылар биш иҗади тукталышта белемнәрен сынады, бергәләп уеннар уйнады һәм китап укуның гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы әһәмиятен тагын бер кат раслады.
Чараның төп кунаклары – китапханәнең иң актив укучылары: иң күпбалалы китапханә дуслары Солтановлар, иң еш китапханәгә йөрүче Исламовлар, иң күп китап укучы Ситдиковлар, тәрбия темасына багышланган әдәбиятка аеруча зур игътибар бирүче Мансуровлар гаиләләре, шулай ук 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар булды.
Очрашу җылы танышу һәм бер-береңне сәламләү белән башланып китте. Аннан соң катнашучылар «5 тукталышта калдырылган» дип аталган интеллектуаль-иҗади маршрут буенча сәяхәткә кузгалды. Лагерь балалары һәр этапта гаиләләргә көч-дәрт өстәп, алар өчен иң актив җанатарларга әверелде.
Беренче тукталыш – «Әдәби эрудит» – татар әдәбиятына багышланды. Гаиләләр авторлар һәм аларның әсәрләре буенча сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр.
«Әдәби детектив» тукталышында катнашучылар сүзләр буталчыгыннан гаилә турында тирән мәгънәле цитаталар төзеде, логик фикерләү һәм игътибарлылыкларын сынады.
Өченче этап – «Китап курьерлары» – иң кызыклы һәм иҗади биремнәрнең берсе булды. Гаиләләр үзләренең яраткан китапларын тәкъдим итеп, аларны ни өчен укырга кирәклеген сөйләделәр һәм башкаларга уку өчен яңа әсәрләр тәкъдим иттеләр.
«Мәкальләр йомгагы» тукталышында катнашучылар башы һәм ахыры буталган татар халык мәкальләрен дөрес итеп тоташтырды, халык иҗаты буенча белемнәрен ныгытты.
Соңгы тукталыш – «Тиз укучы – тиз йөгерә» – мәктәп яны лагере балалары белән уртак уеннарга багышланды. Гаиләләр сабыйларны төрле хәрәкәтле һәм күңелле уеннарга җәлеп итеп, бердәм команда булып чыгыш ясады.
Һәр уңышлы үтәлгән бирем өчен гаиләләр мәхәббәт һәм җылылык символы булган ромашка таҗлары алып барды. Барлык этаплар тәмамланганнан соң, җыелган таҗлардан «Гаилә» сүзе язылган матур композиция төзелде.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунаклар күмәк фотога төште һәм чарадан күтәренке кәеф, укуга яңа илһам, үз-үзләрен үстерүгә омтылыш белән таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев