Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
13 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, урыны белән яңгыр явачак. Иртән томан төшүе ихтимал. Урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 17-22 метрга кадәр көчәя.
Көндез максималь температура +22..+27 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев