13 июль – Халыкара башваткыч көне
13 июльдә бөтен дөньяда Халыкара башваткыч көне билгеләп үтелә. Бу дата дөньяга танылган «Рубик кубигы»н уйлап тапкан архитектор һәм дизайнер Эрнё Рубикның туган көне уңаеннан үткәрелә.
Халыкара башваткыч көне төрле яшьтәге кешеләрне логик фикерләүне үстерүче мавыктыргыч биремнәр белән кызыксындыру максатыннан билгеләп үтелә. Бу көндә «Рубик кубигы» гына түгел, ә табышмаклар, шарадалар, кроссвордлар, судоку, сканвордлар, ребуслар һәм башка төр башваткычлар да игътибар үзәгендә була.
Башваткычларны чишү хәтерне, игътибарны һәм иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итә. Шуңа күрә алар балалар өчен дә, олылар өчен дә файдалы шөгыль булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев