Ирмәш авылында яшәүче райондашыбызга 90 яшь
Ирмәш авылында яшәүче Разия Имамовага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева котлады.
Разия Мирди кызы Россия президент Владимир Путинның котлавына лаек булды, шулай ук район хакимиятенең исемле күчтәнәчләренә, тәбрикләүләренә дә ихластан куанып рәхмәтләрен җиткерде.
Хөрмәтле Разия апа!
90 яшегез уңаеннан без дә сезне котлыйбыз.
Сез авыр сугыш чоры һәм халык хуҗалыгын торгызу елларында намуслы хезмәт куеп, булганга шөкер итеп яшәүче буынның бер вәкиле. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, аяз, тыныч күк йөзе астында бәхетле көннәр кичереп гомер итүегезне телибез.
Туксан яшькә кадәр генә
Кешедә чәч агара, диләр...
Туксаннарны узып киткәч,
Ул яңадан карала, диләр,
Җанда сөю ярала, диләр,
Кеше вообще яңара, диләр…
Туксангача яшәсәк тә
Туксан тапкыр яшәмибез...
Бәйрәм итеп гомерләрне,
Бәйрәм итик яшәүне без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев