14 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Кондратьев: 12:00 сәгатькә Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 34,5 процент тәшкил итә
Көндезге 12:00 сәгатькә Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 34,5 процент тәшкил итә. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узучы «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
-
Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучы Илсур Зәкиев райондашларны сайлауларда тавыш бирергә чакырды
Бүгенге кояшлы, матур көндә сайлау участокларында күңелле ыгы-зыгы. Яңа Әлем авылындагы 639 нчы сайлау участогында 918 сайлаучы тавыш бирәчәк. Алар арасында махсус хәрби операциядә илебез киләчәге өчен көрәшүче солдатларыбыз да бар. «Батырлар. Герои Татарстана» программасында белемен күтәрүче Илсур Зәкиев хәрби сынауларны шактый кичергән егет. Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә, махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур бүген туган авылында Татарстан Рәисе сайлауларында үз фикерен белдерде һәм райондашларны да үз үрнәгенә иярергә чакырды.
-
Актаныш йөзьяшәре Тәфкил Вәлиев сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде
Бүгенге сайлаулар халык өчен бәйрәмгә тиң. Тарихта беренче тапкыр без Татарстан Республикасы Рәисен сайлыйбыз. Шулай ук җирле үзидарәгә депутатлар сайлана. Бу мөһим вакыйгадан Югары Яхшый авылында яшәүче күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен каршылаган Тәфкил Вәлиев тә читтә калмады. Сайлау участогына үз аяклары белән килеп тавыш бирде.
-
Бүген 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак
Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак. Марафон 8:00 сәгатьтә старт ала һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хатыны белән бүгенге сайлауларда үз тавышын бирде
Бүген Актаныш районы сайлау участоклары иртәнге 7:00 сәгатьләрдә ачылды һәм сайлаучыларны кабул итә башлады. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда урнашкан 619 нчы сайлау участогында районыбыз башлыгы Ленар Зарипов хатыны Гөлнар ханым белән гражданлык бурычларын беренчеләрдән булып үтәде. Шул рәвешле республикабыз, илебезнең киләчәге өчен һәрберебезнең тавышы мөһим икәнлеген күрсәтте.
-
От утки до кабана: о новом сезоне, миграции птиц и безопасности в угодьях
Осенне-зимний сезон охоты в самом разгаре. О том, какие нововведения ждут охотников в этом году, как обстоят дела с популяцией дичи в Актанышском районе и почему важно сдавать добычу на анализы, мы поговорили с заместителем председателя местного общества охотников и рыболовов Ильясом Галлямовым.
-
Кыздырылган минтай
Минтай балыгы коры булмасын өчен маринад- лап кыздыру рецепты.
-
Актанышның 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде
Актаныш районының 621нче сайлау участогы бүген махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеменә лаек булып үз эшен башлап җибәрде.
-
Алма һәм каймак бәлешләрен яратучыларга җайлы гына әзерләнә торган татлы пирог рецепты
Камыр өчен кирәк: 500 грамм он, 180 грамм ак май, 200 грамм кибет кайма- гы, тәменчә тоз.