Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Актаныш йөзьяшәре Тәфкил Вәлиев сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде

Бүгенге сайлаулар халык өчен бәйрәмгә тиң. Тарихта беренче тапкыр без Татарстан Республикасы Рәисен сайлыйбыз. Шулай ук җирле үзидарәгә депутатлар сайлана. Бу мөһим вакыйгадан Югары Яхшый авылында яшәүче күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен каршылаган Тәфкил Вәлиев тә читтә калмады. Сайлау участогына үз аяклары белән килеп тавыш бирде.

Бөек Ватан сугышы ветераны, йөзьяшәр райондашыбызны 630 нчы сайлау участогында ачык йөз белән каршыладылар.

Тәфкил Вәлиев иң элек барлык сайлаучылар кебек үк бюллетеньнәрен алды. Махсус кабинага кереп үз фикерен белдереп тамга куйды. Кәгазьләрне урнага салгач, Тәфкил абый кемне сайлаганын да әйтте:

Мин күпне күргән, күпне кичергән кеше. 20 яшемдә Бөек Ватан сугышына киттем, 8 елдан соң гына туган авылыма кайттым. Кайту белән хуҗалык рәисе итеп сайладылар. Соңгы 40 елда имам-хатыйб булып та тордым. 

Соңгы елларда республика бик нык алга китте, бик матур эшләр башкарыла, халык бай яши. Сайлауга да шуңа килдем, республикабыз рәисе башлаган эшләрен шушы рәвештә алга таба да дәвам итәргә тиеш.

  630 нчы сайлау участогы җитәкчесе Тәфкил Вәли улына иң өлкән сайлаучы буларак истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлегендә яшәүчеләргә гражданлык бурычын намус белән үтәгәне өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев