15 май 2026 яңалыклары
-
В Актанышском районе назвали компании с наибольшим числом нарушений ПДД за 4 месяца 2026 года
Правительственная комиссия Республики Татарстан по обеспечению безопасности дорожного движения представила список организаций, чьи водители за первые четыре месяца 2026 года чаще всего привлекались к ответственности за нарушение правил дорожного движения.
-
Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында: Россия һәм ИХО илләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктиврак була бара
Бүген Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктиврак була бара һәм бербөтен һәм күп яклы характерда. Бу безнең диалогны һәм үзара аңлашуны ныгытты, уртак эш чикләрен киңәйтте. Бу хакта бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. Искәртәбез, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис.ИТ-парк мәйданчыгында уза. Төп тема - «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм, үзара аңлашу нигезе буларак, уртак кыйммәтләр».
-
Чистота и порядок — визитная карточка Актанышского района
Специалисты Министерства экологии и ГБУ «Безопасность дорожного движения» отметили высокий уровень благоустройства и санитарного состояния района.
-
Ленар Шәех белән җылы очрашу
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә күренекле әдип, шагыйрь, язучы, журналист, тәрҗемәче һәм галим Ленар Шәех белән очрашу кичәсе узды. Әдәби чара җыр-моң, шигърият һәм ихлас сөйләшүләр белән үрелеп барды.
-
Тихий убийца под контролем: стартовала Всероссийская неделя борьбы с артериальной гипертонией
С 11 по 17 мая в России проходит Неделя борьбы с артериальной гипертонией. Мероприятие приурочено к Всемирному дню борьбы с гипертонией (17 мая) и направлено на привлечение внимания к одному из самых распространенных и опасных сердечно-сосудистых заболеваний.
-
Көрәшчеләр Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап көч сынашты
14 май көнне халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Пучы балалар иҗат үзәгенең татарча көрәш буенча районара ачык беренчелеге уздырылды. Ярышта 10 командадан барлыгы 61 яшь көрәшче катнашты.
-
«Каенкай» балалар бакчасы базасында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уены уза
Бүген 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасы базасында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уены үткәрелә. Әлеге чара инде өченче ел рәттән оештырыла.
-
Актанышта яшьләр арасында җиңел атлетика ярышлары уза
Актанышның үзәк стадионында яшьләр арасында җиңел атлетика буенча район ярышлары бара. Чарада мәктәп укучылары һәм яшь спортчылар төрле дисциплиналарда көч сынаша.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет отбор на развитие материально-технической базы сельскохозяйственных потребительских кооперативов
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет о начале отбора на получение гранта на развитие материально-технической базы сельскохозяйственным потребительским кооперативам в целях реализации проекта получателя гранта и трудоустройства на постоянную работу новых работников, утвержденный постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 14.07.2021 № 572 «Порядок предоставления из бюджета Республики Татарстан гранта сельскохозяйственным потребительским кооперативам на развитие материально-технической базы сельскохозяйственных потребительских кооперативов».
-
Чуракайда яшәүче Шәйхәйдәровлар гаиләсе Алтын туйларын лаеклы каршылый
Чуракай авылында яшәүче Шәйхәйдәровлар гаиләсе — Фәрәһия Шәрифҗан кызы белән Илгизәр Шәйхелгали улы — уртак тормышларының 50 еллык юбилеен, алтын туйларын зур шатлык белән каршы алды.
-
Алтын туй – гомерлек мәхәббәт символы
Актаныш авылында яшәүче хөрмәтле гаилә – Вәлиуллин Рәдис Шәрифулла улы белән Зифа Хәбибҗан кызы быел үзләренең уртак тормыш юлларына 50 ел тулу – алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бу матур пар үзләренең никахларын тагын бер кат ныгытып, истәлекле никах кәгазенә имзаларын салды. Бу мизгел – ярты гасыр дәвам иткән мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм бер-берсенә терәк булуның ачык дәлиле булды.
-
Актаныш технология техникумы студентлары Нур Баян истәлегенә чәчәкләр салды
Бүген татар халкының күренекле шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нур Галим улы Баянның тууына 121 ел тулу уңаеннан Актаныш технология техникумы студентлары, тарих укытучысы Рөстәм Мусин җитәкчелегендә, әдипнең бюсты янына чәчәкләр куйдылар.
-
Бүген, 15 май-Халыкара гаилә көне!
Бүген – Халыкара гаилә көне. Истәлекле даталар календаренда ул 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә барлыкка килде.
-
Юлларда иминлек — һәркемнең уртак эше: «Халык инспекторы» ничек эшли?
Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча эш дәвам итә. Бу юнәлештә нәтиҗәле цифрлы инструментларның берсе — «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы. Әлеге сервисның мөмкинлекләре һәм әһәмияте турында муниципаль комиссия рәисе, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев сөйләде.