Актаныш технология техникумы студентлары Нур Баян истәлегенә чәчәкләр салды
Бүген татар халкының күренекле шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нур Галим улы Баянның тууына 121 ел тулу уңаеннан Актаныш технология техникумы студентлары, тарих укытучысы Рөстәм Мусин җитәкчелегендә, әдипнең бюсты янына чәчәкләр куйдылар.
Чара барышында яшьләргә Нур Баянның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Әнәк авылында туып-үскән шагыйрь татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхес кенә түгел, ә Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак булган каһарман да. 
Студентлар шагыйрьнең иҗади мирасы, фронттагы батырлыгы белән танышты, аның истәлеген бер минут тынлык белән искә алды.
Мондый чаралар яшь буында тарихи хәтерне саклау, туган як тарихына һәм күренекле шәхесләргә карата хөрмәт тәрбияләүдә аеруча мөһим. Нур Баян исеме — батырлык, тугрылык һәм илгә хезмәт итү үрнәге булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев