Алтын туй – гомерлек мәхәббәт символы
Актаныш авылында яшәүче хөрмәтле гаилә – Вәлиуллин Рәдис Шәрифулла улы белән Зифа Хәбибҗан кызы быел үзләренең уртак тормыш юлларына 50 ел тулу – алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бу матур пар үзләренең никахларын тагын бер кат ныгытып, истәлекле никах кәгазенә имзаларын салды. Бу мизгел – ярты гасыр дәвам иткән мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм бер-берсенә терәк булуның ачык дәлиле булды.
Рәдис Шәрифулла улы 1954 елның 6 гыйнварында Иске Теләкәй авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Зифа Хәбибҗан кызы исә 1956 елның 19 августында Каенлык авылында дөньяга килә. Яшьләр язмышлары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыган елларда кисешә – шунда танышып, тормыш юлларын бергә бәйләргә карар кылалар. 1976 елда, яшьлек дуслары Ягъфәр һәм Асия белән бергә, алар комсомол туе үткәрәләр.
Хезмәт юлын алар Әлмәт районында башлый. Соңрак, 1981 елда, Ямало-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә чыгып китәләр. Кырыс шартларда да сынмыйча, намуслы хезмәт куеп, икесе дә “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булалар. 2010 елда туган якларына – Актанышка кайтып, бүгенге көнгә кадәр шунда матур, тыныч тормыш алып баралар.
Рәдис абый белән Зифа апа ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары – Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы – 1977 елда туган. Ул озак еллар район архив бүлеген җитәкләде, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып хезмәт итә.
Кече кызлары – Садриева Алсу Рәдис кызы – 1985 елда дөньяга килә. Ул эчке эшләр органнарында күп еллар хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыккан, хәзерге вакытта декрет ялында.
Бүгенге көндә Вәлиуллиннар – зур, тату нәсел башы: алар 4 онык һәм бер оныкчыкның кадерле дәү әтисе һәм дәү әнисе. Балалары һәм оныклары өчен алар – тормышта нык терәк, акыллы киңәшче һәм җылы учак сакчылары.
Алтын туй тантанасына кызлары Айгөл белән Алсу Казаннан кайтып, әти-әниләрен ихлас котладылар. Алар үз чыгышларында әти-әниләренә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сабырлыклары, тәрбияләре һәм биргән тормыш дәресләре өчен олы хөрмәт белдерделәр.
“50 ел бергә – бу сан гына түгел, бу уртак мизгелләр, җиңелгән авырлыклар, шатлыклар һәм кулга-кул тотынып узылган озын юл,” – дип билгеләп үттеләр алар.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Вәлиуллиннарга республикабызга танылган шәхесләр, җаваплы шәхесләр тәрбияләп үстерүләре өчен рәхмәтен белдерде, иң изге теләкләрен җиткерде.
Бу гаилә тарихы – яшь буын өчен үрнәк. Мәхәббәткә тугрылык, хезмәт сөючәнлек, бер-береңә ихтирам һәм кайгыртучанлык – менә нинди кыйммәтләр Вәлиуллиннар гаиләсен ярты гасыр буе берләштереп тора.
Алтын туй – ул үткән гомер юлына нәтиҗә генә түгел, ә алга таба да бергә, кулга-кул тотынып, бәхетле тормыш итәргә көч бирүче яңа башлангыч та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев