Актанышта яшьләр арасында җиңел атлетика ярышлары уза
Актанышның үзәк стадионында яшьләр арасында җиңел атлетика буенча район ярышлары бара. Чарада мәктәп укучылары һәм яшь спортчылар төрле дисциплиналарда көч сынаша.
Чара Актаныш муниципаль районының укучылары арасында узучы Җәйге Спартакиада кысаларында оештырыла. Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган.
Ярышлар программасы:
• Урта мәктәп егетләре: 100 м, 200 м, 400 м, 800 м, 1500 м, 3000 м йөгерү; озынлыкка һәм биеклеккә сикерү.
• Урта мәктәп кызлары: 100 м, 200 м, 400 м, 800 м, 1500 м йөгерү; озынлыкка һәм биеклеккә сикерү.
• Төп мәктәп егетләре: 100 м, 400 м, 1500 м йөгерү; озынлыкка һәм биеклеккә сикерү.
• Төп мәктәп кызлары: 100 м, 400 м, 800 м йөгерү; озынлыкка һәм биеклеккә сикерү.
• Ядрә этәрү – егетләр һәм кызлар (төп һәм урта мәктәпләр).
Чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады һәм уңышлар теләде.
— Бүген матур көндә без Үзәк стадионында үз көчебезне сыныйбыз. Егетләр һәм кызлар җиде төрле дисциплинада катнаша. Һәркем үз мөмкинлекләрен күрсәтеп, киләчәккә максатлар куярга тиеш. Спорт белән даими шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта һәм көчле рух тәрбияли, — диде ул.
Ул шулай ук районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр киң булуын билгеләп үтте.
Ярышлар башланыр алдыннан судьялар катнашучыларны ярыш тәртибе, дистанцияләр һәм секторлар белән таныштырды.
Чара дусларча һәм күтәренке рухта уза. Яшьләр үз көчләрен сыный, спортка кызыксыну һәм актив тормыш позициясе күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев