Актаныш

Актаныш районы

16+
Син-минеке, мин-синеке

Чуракайда яшәүче Шәйхәйдәровлар гаиләсе Алтын туйларын лаеклы каршылый

Чуракай авылында яшәүче Шәйхәйдәровлар гаиләсе — Фәрәһия Шәрифҗан кызы белән Илгизәр Шәйхелгали улы — уртак тормышларының 50 еллык юбилеен, алтын туйларын зур шатлык белән каршы алды.

Бәйрәм уңаеннан аларны район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында тагын биш үрнәк пар белән бергә тәбрикләделәр. Бу көн алар өчен генә түгел, ә барлык якыннары, дуслары өчен дә истәлекле вакыйгага әверелде.

Фәрәһия апа — Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылыннан, ә Илгизәр абый — Татарстанның Актаныш районы Чуракай авылыннан. Ике төрле авыл, ике район, хәтта ике республика булуга карамастан, язмыш аларны мәктәп елларында ук берләштерә. Сеңрән авылы Чуракайга якын урнашкан, һәм тирә-як авыллар балалары югары сыйныфларда нәкъ менә Чуракай мәктәбендә укыганнар. Интернатта яшәгән, авылларына атнага бер кайтып йөргән яшьләр арасында нәкъ менә шунда Илгизәр абыйның Фәрәһия апага күзе төшә.

Мәктәптән соң юллар вакытлыча аерыла: Илгизәр абый Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, Фәрәһия апа Уфада техникумда белем ала. Шулай да яшьләр арасындагы саф хисләр сүрелми — алар озак еллар очрашып йөриләр. Илгизәр абый агроном белгечлеге ала, армия хезмәтен Германиядә үтә. Фәрәһия апа исә сөт продуктлары җитештерү заводында эшләп, бригадир дәрәҗәсенә күтәрелә. Аңа зур өметләр баглана, әмма мәхәббәт үзенекен итә — Илгизәр абый тәкъдим ясагач, Фәрәһия апа ризалык бирә. 6 мартта алар гөрләтеп туй итәләр.

Яшь гаилә Актанышта яши башлый, шунда кызлары Гөлназ туа. Соңрак Илгизәр абыйны Иске Байсар авылына партком секретаре итеп җибәрәләр, Фәрәһия апа исә анда хисапчы булып эшли башлый. Күп тә үтми, гаиләдә икенче бала — уллары Ирек дөньяга килә. Яшьләргә яңа йорт бирелә.

Тормыш юллары янә борылыш ала: Илгизәр абыйның әтисе вафат булгач, әнисен ялгыз калдырмас өчен, гаилә Чуракай авылына күчә. Шул вакыттан алып инде 40 елдан артык алар туган нигездә гомер итәләр. Чуракайда өченче балалары — уллары Булат туа. Үзләре дә шаярып әйткәнчә, өч балалары өч төрле авылда дөньяга килгән.

Чуракайда Илгизәр абый зур җаваплылык сорый торган эшкә алына — колхоз рәисе була. Аның җитәкчелегендә авыл үсеш ала: урамнарга асфальт салына, хуҗалык ныгытыла, халыкның тормышы яхшыра. Ул күп кенә авылдашларына йорт салып керергә ярдәм итә. Соңрак авылга газ кертү эшен дә уңышлы оештыра — Чуракай җирлеге районда беренчеләрдән булып газ белән тәэмин ителә.

Фәрәһия апа да гомер буе халык арасында була: башта колхозда хисапчы, аннары озак еллар авыл советы секретаре булып эшли. Ул елларда ЗАГС хезмәте дә нәкъ менә аның иңнәрендә була. Күп кенә парларны кавыштыручы, һәрчак төгәл, сабыр һәм зирәк белгеч буларак танылган ул. Халык санын алуны оештырудагы хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнә.

Гаиләдә өч бала үсә, һәркайсы үз юлын таба, гаилә кора. Әти-әниләре һәрвакыт алар өчен терәк һәм үрнәк булып кала. Бүген Шәйхәйдәровлар — 10 оныкның кадерле дәү әтисе һәм дәү әнисе.

Алтын туй уңаеннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та гаиләне котлап, районның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Шәйхәйдәровлар гаиләсе — тугрылык, хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм бер-береңә ихтирам үрнәге. Аларга алдагы елларда да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм тигез, бәхетле гомер телибез.

Балалары, кияүләре, киленнәре һәм оныклары да бергә җыелып килеп, аларны ихлас күңелдән бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр, чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр, җылы сүзләрен җиткереп, олы рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев