«Каенкай» балалар бакчасы базасында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уены уза
Бүген 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасы базасында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уены үткәрелә. Әлеге чара инде өченче ел рәттән оештырыла.
Балалар бакчасы мөдире Йолдыз Нургалиева билгеләп үткәнчә, башта бу уен үзләренең бакчасында гына оештырылган. Соңрак район үзәге балалар бакчалары кушыла, ә быел исә авыллардан да катнашучылар җәлеп иткәннәр. Чалманарат, Яңа Әлем, Пучы балалар бакчалары, шулай ук райондагы тугыз юридик зат буларак эшләүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре командалары әлеге чарада катнаша.
Бу уен балаларда хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Кечкенәдән үк аларда Ватанны саклаучыларга хас сыйфатлар — җитезлек, кыюлык, батырлык, җаваплылык һәм командада эшли белү күнекмәләре тәрбияләнә. Мондый чаралар балаларны берләштерә, аларда ярыш рухы, җиңүгә омтылыш тудыра, шулай ук балалар бакчалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисен ныгыта.
Һәр командада биш бала катнаша. Тәрбиячеләр аларга юнәлеш биреп, ярдәм итеп торалар.
Бүген балалар ун төрле станциядә сынаулар үтә. Алар «мина» табу, танкларга төбәп «граната» ату, тимер чыбыклы киртәләр астыннан үтү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, элемтәче ролен башкару кебек биремнәрне үтиләр. Барлык этапларны узгач, карта буенча эшләп, балалар ахырда уртак пазл җыеп, нәтиҗәгә ирешәләр.
7 нче “Алтынчәч” балалар бакчасы командасы әлеге хәрби-патриотик уенга алдан ук зур әзерлек белән килгән. Физкультура тәрбиячесе Альбина Эрнестовна Сәрвәрова җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары актив рәвештә шөгыльләнеп, төрле сынауларга әзерләнгәннәр. Командага иң җитез, алдынгы биш бала сайлап алынган.
Уен барышында балалар төрле каршылыкларны үттеләр: чәнечкеле тимер чыбык астыннан чыгу, танкка граната ыргыту, “яраланган” сугышчыга беренче ярдәм күрсәтү кебек биремнәрне үтәделәр. Шулай ук тизлеккә йөгерү, команда белән эшләү һәм төрле ситуацияләрдә дөрес карар кабул итү күнекмәләре дә тикшерелде.
Педагоглар билгеләп үткәнчә, балалар әлеге уеннарга бик теләп, кызыксынып әзерләнгәннәр. Һәр баланың катнашасы килгән, шуңа күрә иң сәләтле һәм җитез балалар сайлап алынган. Барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәп, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен өйрәнүдә балалар бакчасының медицина хезмәткәре зур ярдәм күрсәткән. Аның аңлатмалары ярдәмендә балалар тиешле күнекмәләрне үзләштергәннәр.
Гомумән алганда, әлеге чара балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә, Ватанга карата мәхәббәт, җаваплылык, бердәмлек һәм кыюлык кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый уеннар кечкенәдән үк балаларда көчле ихтыяр, дисциплина һәм команда рухы формалаштыруга ярдәм итә.
“Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячеләре бу төр чараларны бик әһәмиятле дип саный һәм аларны даими үткәрү балалар үсеше өчен зур файда китерә дип билгели.
Ярышның иң күңелле мизгеле — җиңүчеләрне бүләкләү. Катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Ә бәйрәмнең иң тәмле өлеше — традицион солдат боткасы: балаларны чәй, коймак белән сыйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев