17 апрель 2025 яңалыклары
-
Актанышта муниципаль театрыбыз артистлары катнашкан «Кеше китә- җыры кала» сериалын тәкъдим иттеләр
Бүген Актанышта «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы заказы белән Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән «Кеше китә-җыры кала» сериалы тәкъдим ителде.
-
Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр.
-
Күңелендә җылы яз гына
Янәшәңдәгеләр бәхетле булса, хатын-кыз бәхетле була, ди Иске Богады авылында яшәүче, 27 апрель көнне үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алучы Лүзия Хәбибҗан кызы Мирзаянова.
-
2026 елдан электр энергиясенә түләүдә яңа тарифлар үз көченә керә
2026 елдан Татарстанда электр энергиясенә түләүдә яңа тарифлар үз көченә керәчәк.
-
Бүген Актаныш укучылары белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең туганы очрашты
Легендар очучы Муса Гәрәев- ут күршебез Башкортостанның хәзерге Илеш районы Иләкшиде авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында легендар очучы, гвардия капитаны Муса Гәрәев 1944 елның августына 164 хәрби очыш ясый, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале (№ 6227) тапшырыла, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1945 елның мартында 207 хәрби очыш ясаган өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән гвардия майоры Муса Гайса улы Гәрәев икенче “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Менә шундый батыр якташыбызның кан кардәше, Муса Гәрәевнең ике туганы Фәвил Габдрахманов Актаныш мәктәпләренә очрашуга килде.
-
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иҗади бәйгедә җиңүчеләр принтерлар белән бүләкләнде
Бүген Актанышта уза торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында тематик бәйгеләргә нәтиҗә ясалды. ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бүлек оештырган иҗади бәйгеләр җиңүчеләрен хөрмәтләде.
-
Актанышта «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе уза
Бүген Актанышта иң яхшы велосипедта йөри белүче балаларны ачыклыйлар. Районыбызда «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе уза. Шунысы сөендерә- бәйгедә барлык мәктәпләр яшь юл хәрәкәте инспекторлары командаларын әзерләгән. 22 мәктәптән 23 команда юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә.
-
Укытучылар, пешекчеләр, машина йөртүчеләр: 5 елдан нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак
Урта һөнәри белеме булган гражданнар арасында йөк транспорты йөртүчеләре, җиңел автомобиль, такси һәм фургон йөртүчеләре, механиклар кебек квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ булачак.
-
Якташыбыз Рафаэль Шәвәлиев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы департаментында эшли башлаячак
Рафаэль Шәвәлиев Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифасыннан китә. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә расладылар.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Муллакай Мөхәммәтов
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап «Актаныш-информ» киңлекләрендә »#МойГеройМояСемья» акциясен башлап җибәрәбез. Бүген безнең «Үлемсез полк» онлайн йөрешендә- якташыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Муллакай Мөхәммәтов.