Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе уза

Бүген Актанышта иң яхшы велосипедта йөри белүче балаларны ачыклыйлар. Районыбызда «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе уза. Шунысы сөендерә- бәйгедә барлык мәктәпләр яшь юл хәрәкәте инспекторлары командаларын әзерләгән. 22 мәктәптән 23 команда юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә.

Актаныш районы ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесен ачу тантанасында конкурсның үтә дә әһәмиятле чара булуын билгеләп узды. Яшь юл инспекторлары, бердән, юл кагыйдәләрен җентекләп өйрәнә, икенчедән әйләнә-тирәдәгеләргә юл кагыйдәләрен үтәргә өндәп пропаганда эшен алып бара. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бүлек оештырган иҗади бәйгеләргә йомгак ясады. Тематик сәхнә әсәрләрен сәхнәләштерүдә 1 урын алган балалар бакчалары, мәктәпләрнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командаларына кыйммәтле бүләк- принтер тапшырылды. 2, 3 нче урыннарга ия булган коллективлар, шулай ук аерым укучыларга да истәлекле бүләкләр, дипломнар бирделәр. (фотолар)

Бәйге 6 этапны үз эченә ала.

«Юл йөрү кагыйдәләре», «Медицина», «Велосипедның частьларын билгеләү», «Куркынычсыз маршрут» этапларында укучыларның әлеге юнәлештәге белемнәре тикшерелә, кызлар, малайлар биремнәр эшлиләр.

 «Агитбригада чыгышы» өлешендә иҗади сәләтләрен күрсәтәләр. Актанышның икенче санлы мәктәбе ишек алдында велосипедта дөрес йөрү күнекмәләре бәяләнә.  

Җиңүче команда «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенең Түбән Камада узачак зона бәйгесендә районыбыз данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев