#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Муллакай Мөхәммәтов
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап «Актаныш-информ» киңлекләрендә »#МойГеройМояСемья» акциясен башлап җибәрәбез. Бүген безнең «Үлемсез полк» онлайн йөрешендә- якташыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Муллакай Мөхәммәтов.
Бөек Ватан сугышы ветераны Муллакай Мөхәммәтов Иске Богады авылында туа. 1938 елда армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлану белән фашист илбасарларына каршы көршкә кушыла. Туган якларына бары 1946 елда гына кайта. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң да диңгезче булып флотта хезмәт итә. Бу хакта безгә аның улы Хәниф Мөхәммәтов хәбәр итте.
Сугыш юлын сөйли ветераннар-
Яшь буында булыр истәлек.
Батырларның рухын искә алып,
Тик бер минут әйдә тын торыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев