Актанышта муниципаль театрыбыз артистлары катнашкан «Кеше китә- җыры кала» сериалын тәкъдим иттеләр
Бүген Актанышта «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы заказы белән Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән «Кеше китә-җыры кала» сериалы тәкъдим ителде.
Сериал безнең өчен икеләтә, өчләтә кадерле. Беренчедән, татарча кино индустриясен үстерүгә өлеш керә, икенчедән, әлеге сериалда Актаныш муниципаль театры артистлары катнаша. Өченчедән, балачактан яратып укыган әдибебез Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре кинофильмга әверелә.
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда "Кеше китә- җыры кала" сериалының актанышлылар катнашкан 8 нче сериясе күрсәтелде.
Тамашачылар арасында Казаннан кайткан кунаклар да бар иде. Сериалны караганнан соң, шушы сериалның режиссеры- Александр Далматов, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, сериалда катнашкан Диләрә Рәхим һәм үзебезнең артистларыбыз- Актаныш муниципаль театры режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов, аның хатыны, артистка Альбина Хөсәенова, артистлар Айнур Хөсәенов, гаиләсе белән Рөстәм Хөсәенов, Айнур Гыйльманов сәхнәгә күтәрелделәр.
"Кеше китә- җыры кала" сериалында Татарстанның 10 театрыннан 100дән артык артист катнаша.
Александр Далматов Нур Хөсәеновны Нурихан Фәттахны искә алу чарасында «Итил суы ака торур» әсәренең өзеген уйнаганда күреп ала. "Кеше китә- җыры кала" сериалында катнашырга чакыра.
Гәүһәр Хәсәнова әтисенең иҗатын барлап ун томлыклар чыгара, галимлек хезмәтләрен җыйный. Сериалны төшерүдә катнаша, төшерү барышын төгәлсезлекләр китмәсен өчен карап бара.
Кинофильмны тәкъдим итәргә ерак дип тормый, Актанышка ук килә. Чөнки элек-электән әтисенең Актаныш дип җан атып яшәвен күреп үсә. Легендар хуҗалык рәисе Ясәви Хөсәенов белән дуслыгына соклана. Мөхәммәт абый бик еш Чишмәгә кунакка кайтса, Ясәви абый Казанга килгәч Мәһдиевләргә керми калмый. Гәүһәр апа хәтта әтисе белән әнисенең Агыйдел буенда яшәргә хыялланып, Актанышта йорт салырга теләүләрен дә әйтте. Гәүһәр Мөхәммәт кызы район музеена, муниципаль театр фондына әтисенең китапларын бүләк итте.
Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова актанышлыларның татар телендәге күренекле әсәргә нигезләнеп төшерелгән сериалда катнашуын югары бәяләде.
Фильмны тәкъдим итүнең Казан, Әлмәт белән беррәттән Актанышта узуы безнең артистларыбызның зур казанышы ул.
Ветеран укытучы Тәхия Усманова Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы буларак остазына хөрмәт хисләрен белдерде, аның лекцияләрен тыңлау бер мизгелдә үтеп китә иде, дип искә алды.
Сериалны да нәкъ укучы күзалллаганча төшергәнсез, геройларын да оста билгеләгәнсез, бик матур, дип тамашачы фикерен җиткерде. Очрашуны Рәфидә Наҗарова алып барды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова үзенең чишмәдәй тавышы белән «Син кайтырсың» дигән җырын башкарды. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тамашачыларга кинофильмны карар алдыннан Мөхәммәт Мәһдиев китаплары, басамалырннан күргәзмә тәкъдим итте.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Кеше китә-җыры кала" сериалы Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнә. Сериал тулысынча ТНВ һәм ТНВ -планета каналларында 28 апрельдән 19. 10 һәм 22.25 сәгатьләрдә күрсәтелә башлый.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев