Бүген Актаныш укучылары белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең туганы очрашты
Легендар очучы Муса Гәрәев- ут күршебез Башкортостанның хәзерге Илеш районы Иләкшиде авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында легендар очучы, гвардия капитаны Муса Гәрәев 1944 елның августына 164 хәрби очыш ясый, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале (№ 6227) тапшырыла, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1945 елның мартында 207 хәрби очыш ясаган өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән гвардия майоры Муса Гайса улы Гәрәев икенче “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Менә шундый батыр якташыбызның кан кардәше, Муса Гәрәевнең ике туганы Фәвил Габдрахманов Актаныш мәктәпләренә очрашуга килде.
Фәвил ага үзе дә төшеп калганнардан түгел, штанга күтәрү буенча спорт мастеры, танылган геройның исеменә лаеклы булу өчен барысын да эшли. Хәзер дә бик матур итеп Муса Гәрәевнең исемен мәңгеләштерүдә үзеннән зур өлеш кертә.
- Минем әнием Гайшә белән Муса Гәрәевнең әтисе Гайсә бертуганнар. Әни сөйләве буенча, Муса абый кечкенә чагында бик оялчан, кыюсыз, юаш булган. Безгә килгәч, өй түренә үтәргә кыенсынып торган,- ди Фәвил Габдрахманов истәлекләрне барлап.
Әмма шул оялчан егетнең күңелендә куркусыз, кыю арыслан яткан. Җиде сыйныфны тәмамлап, Уфа тимер юл техникумына укырга керә Муса Гайсә улы. Ләкин аны поездлар түгел, самолетлар җәлеп итә. Сугыш алды авыр вакытында яшь егет Уфа аэроклубына дәресләргә йөри. Очучы Энгельс хәрби-авиация пилотлар мәктәбен тәмамлаганнан соң 1940 елда армиягә алына.
1942 елның сентябрендә 944 нче полк сержанты Сталинград өстеннән сугышчан очышлар ясый. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы фашист илбасарларын күктән тар-мар итә. Беркайчан да яраланмый, бары контузия генә ала. Бәхетле язмышлы оччы ут һәм төтен эчендә дөнья язмышы булган Сталинград шәһәрендә ул беренче сугышчан бүләкне — «Батырлык өчен» медаленә лаек була.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1945 елның мартында 207 хәрби очыш ясаган өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы белән гвардия майоры Муса Гайса улы Гәрәев икенче “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә.
Фәвил Габдрахманов Муса Гайсә улының бик күп якташларыбызга, район, республика кешеләренә төрлечә ярдәм күрсәтеп яшәвен әйтте. Башкортостаннан өч тапкыр СССР Югары Советы депутаты булып сайлана. Бу чорда аннан булышлык сораучылар тагы да арта. Кемгәдер фатир алырга булышкан, кемнеңдер күзен дәвалатырга сөйләшкән. Хәтта зур төзелешләр туктап калган вакытта да якташлары аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Мәскәү җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ул бу мәсьәләләрне дә уңай чишүгә ирешкән.
Муса Гәрәевне якташлары һәрвакыт данлап яши. Алар бу нисбәттән илебез президенты В. В. Путинга нык рәхмәтле. 2024 елның 22 декабрендә Башкортостан Республикасы аша узучы М12 юлында, туган авылы Иләкшиде, Бишкурай янында зур мемориаль комплекс ачыла. Комплекста 4 метр биеклектәге Муса Гәрәевнең бронза һәйкәле, аның кулында сугыш юлы язылган планшет; Муса Гәрәев 250 мәртәбә очыш ясаган М-2 самолеты макеты куелган 11 метр биеклектәге стела. Стелада мәңгелек ут яна. 250 метрлы гранит очыш полосасы да әлеге комплексның тарихи символы.
- «ТНВ-Планета» каналына зур рәхмәтлемен. Муса Гәрәев турында бергәләп ике фильм эшләдек. Татарча 50 минутлык «Йөрәктән йөрәккә» һәм «Наши соотечественники: дважды Герой Советского Союза Муса Гәрәев» исемле кино төшерелде. Актанышның беренче санлы мәктәбенә ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелсә, без бик шат булыр идек,- ди Фәвил Габдрахманов.
Фәвил Габдрахманов укучылар белән очрашуда Муса Гәрәевнең батырлыклары, тыныч тормыштагы хезмәте турында сөйләде. балаларның сорауларына җавап бирде. Әлеге очрашу Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә һәм Ватанны саклау елында илебезнең батырлык тарихын күз алдында җанландырды. Мондый патриотик чаралар үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә матур нәтиҗәләргә китерер.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев