Актаныш

Актаныш районы

16+
Финанс грамоталылыгы

2026 елдан электр энергиясенә түләүдә яңа тарифлар үз көченә керә

2026 елдан Татарстанда электр энергиясенә түләүдә яңа тарифлар үз көченә керәчәк.

Үзгәрешләрнең асылы- аена 1000 кВт·сәгатькә кадәр файдаланучы кулланучылар өчен «социаль» тариф гамәлдә булачак. Бу лимит элеккегедән шактый түбәнрәк, ул элек 3900 кВт·сәгатьне тәшкил итә иде, бу бизнес хисабына каплана торган субсидияләүне киметү зарурлыгы белән бәйле.

Моннан тыш, тарифларның яңа системасы өч дәрәҗәне үз эченә ала. Беренчесе- 1000 кВт·сәг. кадәр кулланучылар өчен социаль тариф. Икенчесе-коммерция тарифы, ул 50-60 процентка югарырак булачак. Өченче дәрәҗә электр энергиясенә түләү зур күләмдә кулланучыларга кагылачак, һәм алар өчен тариф базар бәяләре буенча билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев