17 октябрь 2025 яңалыклары
-
2026 елда хаҗга барачак кешеләр өчен аерым бер таләпләр кертелә
Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы киләсе елда хаҗ кылу өчен дин тотучының җитди авырулары булмавын раслаучы белешмә кирәк булачак, дип кисәткән.
-
Татарстан хастаханәләрендә нинди төр белгечләр җитмәве ачыкланды
Республиканың бер башкаласында гына да лор-табиблар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 50% тан аз гына артыграк тәшкил итә.
-
Миңнеханов: «Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе»
«Татарстан алдагы үсешен дәвам итә. Күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика илдә алдынгылар сафында тора. Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе», –дип Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына 2026 елга юлламасы белән чыгышын татар телендә башлады.
-
Татарстан мәктәпләренең берсе янында Бөтендөнья юстициясенең 25 еллыгы уңаеннан нарат утырттылар
Татарстан Юстиция министрлыгы республикада Бөтендөнья Юстиция институтының 25 еллыгына багышланган экологик акция оештырды.
-
Татарстан впечатляет арабских журналистов
В Татарстан прибыла делегация из 65 журналистов и блогеров из Бахрейна, Сирии и других стран региона.
-
«Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы Илгар Хәкимовка прицел тапшырдылар
Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәүче Актаныш егете Илгар Хәкимовның мөрәҗәгатен «Без бергә» волонтерлары тиз арада тормышка ашырды. Бүген аңа кирәкле хәрби прицелны юнәтеп, Илгарның үз кулларына тапшырдылар.
-
Аклыкка илтсен юллар: Актаныш укучылары әдәби-әхлакый тамаша карады
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Рсепубликасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән Ильяс Халиковның «Минбар» татар-дини театры Актанышта «Аклыкка илтсен юллар» әдәби-әхлакый спектаклен тәкъдим итте.
-
Минсельхозпрод РТ сообщает о возможности предоставления субсидий для самозанятых ЛПХ
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет прием заявок на предоставление субсидии на стимулирование увеличения производства картофеля и овощей открытого грунта, произведенных гражданами, ведущими личное подсобное хозяйство и применяющими специальный налоговый режим «Налог на профессиональный доход».
-
Рөстәм Миңнеханов: Без фундаменталь фәнебезгә ярдәм күрсәтәбез
Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнаша, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итә, яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.
-
Актаныш талантлары Түбән Камада чыгыш ясады
Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары Түбән Кама шәһәрендә гастрольгә бардылар, бик матур һәм эчтәлекле концерт күрсәттеләр.
-
Ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызга маскировка челтәре тапшырдылар
«Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан якташыбыз Илдар Хәйретдиновка маскировка челтәрләре тапшырды. Аңа өстәп волонтер хатын-кызларыбыз райондашларыбыз ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәч каплары да бирде.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булачак
Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында әйтте.
-
Бүген Актаныш районының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисен сайлыйлар
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе конференциясе уза. Районыбыз укучылары «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча гамәлгә ашырылган проектларга нәтиҗә ясый, хәрәкәтне үстерү буенча киләчәккә планнар төзи. Конференциядә тагын бер мөһим вакыйга- бүген «Алдынгылар хәрәкәте»нә рәис сайлана.
-
«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова Россия Журналистлар Союзына кабул ителде
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»ның сайт редакторы Ләйсән Газизова Россия Журналистлар Союзына кабул ителде.
-
Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.