Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова Россия Журналистлар Союзына кабул ителде

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»ның сайт редакторы Ләйсән Газизова Россия Журналистлар Союзына кабул ителде.

Коллективыбызда сөенечле хәбәр- «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»ның сайт редакторы Ләйсән Газизова Россия Журналистлар Союзына кабул ителде. Кичә генә Ләйсән Глүс кызына Татарстан Республикасы Журналистлар союзында берлеккә кабул ителү таныклыгын тапшырдылар. 

Ләйсән Газизова озак еллар Актаныш районы матбугатында хезмәт куя. 18 ел «Актаныш авазы» телевидениесендә диктор-корреспондент булып эшләде, эчтәлекле, матур тапшырулар әзерләп халык мәхәббәтен яулады. Хәзер исә электрон чараларда – сайтта, социаль челтәрләрдә яңалыклар, төрле тематикадагы язмаларын укучылар көтеп ала. Коллегабыз республикакүләм мәгълүмат дөньясында да танылган шәхес. Аның Актаныш, аның хезмәт сөючән кешеләре турындагы мәкаләләре даими төстә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы электрон газетасында, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында, «Шәһри Казан» газетасында һәм башка басмаларда чыгып тора. Россия һәм республикакүләм һөнәри конкурслар җиңүчесе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. Күп кенә журналистлык, иҗат юлын сайлаган райондашларыбызның остазы.

Ләйсән Глүс кызын Россия Журналистлар Союзына кабул ителүе белән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев